Татарстанда бәйге һәм чаралар турында мәгълүмат урын алган портал эшли башлады

Татарстанда «Панорама» мәгълүмати-конкурс порталы эшли башлады. Мәгълүмати ресурс балалар, ата-аналар, педагоглар һәм төрле бәйгеләрне оештыручыларга адресланган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Панорама» — республикада уза торган олимпиадалар, интеллектуаль, иҗади бәйгеләр, мастер-класслар, һәрдаим яңартылып торучы чараларны үз эченә алган мәгълүмати-конкурс платформасы ул», — диелә министрлык хәбәрендә.

panorama.tatar порталы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәмендә булдырылган.


Татарстанда бәйге һәм чаралар турында мәгълүмат урын алган портал эшли башлады” язмасына фикерләр

Фикер өстәү