Адымнарың хәерлеме, 2020 ел? | Киләсе елга фаразлар

Әле кайчан гына 2019 елга фаразлар язган идек. Вакыт үзенең ашкын агышында безне 2020 елга якынлаштыра. Календарьны яңага алыштырыр алдыннан үткән фаразларның ни дәрәҗәдә тормышка ашуын искә төшерик.

Киләчәктә нинди вакыйгалар буласын бер адәм баласы да белә алмый. Киләчәкне күзаллаганда, бары тик үсешнең гомуми юнәлешен чамаларга гына тырышабыз. Бер ел элек болай дип язганбыз: “Алдагы ел безгә моңарчы күрелмәгән шанлы вакыйгалар вәгъдә итә. Бәлки, вакыйгаларның иң кискене 2020–2022 елларга калыр, ул кадәресен без өзеп әйтә алмыйбыз, тик бер нәрсә бәхәссез: кешелек җәмгыяте зур дәһшәт алдында басып тора”. 2019 ел планетада фетнә ешлыгы белән үзеннән алда килгән елларның борынына чиертте. Гыйсъянчылык очкыны әле бер илгә килеп төште, әле икенче дәүләтне тетрәтте. Бик күп башлар җилкәдән очты, бик күп кан коелды, чүп савытларыннан ургыган кара төтен күп башкалалар урамнарына җәелде. “Карт” Европада да, Латин Америкасында да, Африкада да, Якын Көнчыгыш илләрендә дә, Көнчыгыш Азиядә дә йөрәкләрдә көрәш дәрте уянды. Тәхетләре белән сабуллашкан тираннар, идарәсен югалткан Президентлар, дилбегәне ычкындырган Премьер-министрлар исемлеге зурайды. Андый зур түнтәрелешләрне без үткән елларда күзәтмәгән идек.

Планетаны шаулаткан ризасызлык тавышы Россиядә дә яңгырады, билгеле. Оппозиция һәрбер сыныкны сылтау итеп, кешеләрне урамга чакырырга тырышты. Бер ел элек без Россия хакында: “…икътисади хәл начараячак, канәгатьсезлек үсәчәк. Лидерлар, Париж феномены кабатланмасын дип, гайкаларны тагын да катырак кысарга тырышачаклар”, – дип язганбыз. Нефть бәяләренең уртача югарылыкта тотрыклылануы матди вазгыятьне алай ук кискен начарайтмады, әмма канәгатьсезлек барыбер артты. Җитәкчелектә гайкаларны сырлар беткәнче кысу омтылышы көчәйде. Болар барысы да – бик табигый нәрсәләр. Әмма мөнәсәбәтләрне болтлар белән тарттыру вакытлы тотрыклылыкны гына гарантияли. Икътисади киеренкелек кесәләрне әйләндереп каплый башласа, халыкта курку югала, ул түзми. Мәскәүдә моны истә тотарлар дип ышаныйк.

Хәзер инде Җир шарында һәм илдә киләсе ел вакыйгаларының гомуми үсеш юнәлешен ачыкларга тырышыйк. 2020 елга зур икътисади кризис вәгъдә иткән финанс аналитиклары, миллиардерлар күп. Аларның фикерләрен монда китереп тормыйбыз.

Дөресен генә әйткәндә, кризисның туктаганы да юк аның. Бары тик күп итеп акча басу хисабына гына Үзәк Банклар бөлгенлекнең тышка бәреп чыгуын томалап торды. Хәзер инде акча басу да булышмый. Европаның иң куәтле икътисады булган Германиядә рецессия дигән зәхмәт башланды, Кытай икътисады акрыная, илләр сәүдә сугышларына кереп батты. 2020 елда болар зур җәрәхәт булып ачылырмы, тагын берникадәр көтәргә туры килерме, төгәл әйтеп булмый. Глобаль финанс кризисы тагын бер тапкыр зур итеп тавыш бирсә, Россия өчен бик авырга туры киләчәк. Дөрес, ил хөкүмәте зур капчыкларга күп итеп акча тутырды. Тик кризис озакка сузылса, аны үтеп чыгарга ул акча гына җитмәячәк.

Ил технологик упкынга кызу темплар белән төшеп бара. Үз технологияләребезне булдыру өметен инде өздек. Әле соңгы көннәрдә генә санкцияләрне санга сукмыйча, Америкада яшерен рәвештә нефть чыгару җиһазлары сатып алырга маташкан биш россияле кулга алынды. “Кара алтын” чыгару җиһазларын да үзебездә җитештерә алмагач, катлаулырак технологияләр турында ни әйтик инде? Россия хөкүмәтенең оборона сәнәгате өчен җавап бирүче вице-премьеры Юрий Борисов илдә микроэлектроника бөтенләй җитештерелмәвен әйтте әле бу атнада гына: “Даже глупо говорить, что в России существует серийное микроэлектронное производство”, – диде. Безнең дошманнарга төбәлгән ракеталарның нинди траектория белән очачакларын чамалагыз инде шуннан соң. Безнең бик күп яхшы ракеталарыбыз бар, билгеле. Тик аларның совет электроникасы белән коралландырылганы күгәреп бетте инде, яңаларын дошман якларның микрочиплары идарә итәчәк. Телевизор пультын хатыныңа бирсәң, үзең теләгән тапшыруны каравың икеле бит инде. Ракеталар белән дә шулайрак булырга мөмкин. Шуңа күрә 2020 елда Россиягә көндәш державаларның көчле басымы астында җиңгән кыяфәт чыгарып, туктаусыз чигенергә туры киләчәк.

Безнең лидерлар һәрбер уңышсызлыкны зур отыш итеп тәкъдим итә белә, шуңа күрә җиңелү ачысын тоймабыз да, бәлки. Бу юллар язылганда, АКШ конгрессы яңадан Россиягә каршы “җәһәннәм санкцияләре” дип аталган чикләүләрне кертергә азаплана. Көнбатышта Россияне технологик һәм финанс блокадасына алу омтылышлары көчәя. Элмәкне акрын гына кысалар. “Санкцияләр безне көчле итә” дигән горур раслау Мәскәүдә дә яңгырамый инде.

Менә шундый югалтулар гади россиялеләрнең матди тормышын акрын гына агулап торачак. Реаль вазгыять белән Росстат саннары капма-каршы якка үсәчәк. Статистика идарәсендә массаларны “хәлвә-хәлвә” дип кабатлаган саен авызда хәлвә тәме киләчәк, дип ышандырырга тырышачак. “Алсу” күзлекләр киертергә тырышу түбән катлауларның ачуын гына китерәчәк.

Гомумән, безнең тормыш хәле дөньядагы икътисади һәм сәяси вазгыятькә нык бәйле булачак. Киеренкелек Якын Көнчыгыш сызыгы буйлап көчәячәк. Иранга каршы зур сугыш башланмас ихтимал. Фарсы иле эчендәге вазгыятьне катлауландырырга гына тырышырлар. Киеренкелекне Согуд Гарәбстаны туфрагына да тартып китерергә омтылышлар көчле булыр. Зур дәүләтләрнең низаглары “Кара алтын”лы мөселман дөньясындагы вазгыятькә тыкшыну рәвешендә барыр, мөгаен. Дистә елга якын конфликт эчендә яшәгән Ливия мисалында бу ачык күренә. Менә карагыз: үзләрен аркадашлар дип тәкъдим иткән ике ил – Төркия һәм Россия Төньяк Африкада баррикадаларның капма-каршы ягына бастылар. Россия фетнәче генерал Хафтарга сәяси һәм хәрби ярдәм күрсәтсә, төрекләр рәсми хөкүмәт статусына ия булган көчләрне якларга, аларга аркадаш гаскәрләр кертергә ниятли. Менә шундый конфликтлар безнең бюджеттан бик күп акча суырачак. Зур сугышны уен тузы урынына файдаланырга тырышачаклар зур державалар. Аның планнары әзер инде, тик стартның вакыты гына тәгаенләнмәгән.

Фаразлар бик караңгы чыккан икән. Тик тормыш шундый нәрсә бит, качам, дип күзне капласаң, дөньяң яктырмый – караңгылык кына арта. Нәрсә генә булмасын, авырлыклар җилкәсенә басып, югарыга менәргә күнеккәннәр отачак тормышта. Без чынлыкта оптимистлар фаразы ясыйбыз. Әйтәләр бит әле: пессимист: “Моннан начаррак була алмый”, – дип уфтанганда, оптимист: “Була ала, була ала”, – дигән сүзләр кабатлый дип. Дөньяда бүген вазгыять шундый: иртәгәсе көннең бүгенгедән начаррак булуы көтелә. Мәсәлән, Россия Фәннәр академиясе галимнәре күптән түгел Россиянең таркалу сызыкларын сыздылар. Көенергәме мондый рәсми фаразга, юкмы? Төбәкләр бүген үк инде ярым суверенитет хәлендә: Мәскәүдән төшкән бер әмерне дә үтәмиләр. Вертикальнең буш әйләнеш ясавы күз алдында. Үткән гасырның сиксәненче еллар ахырында бер күзтелгән күренеш. Менә бу юнәлеш көчәячәк бит инде. Процессның ничә ел барасын гына әйтеп булмый. Безнең оптимизм менә шуңа нигезләнә дә инде: бәлки, тарих, күтәрелер өчен, яңа мөмкинлек бирер.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү