Балаларга прививка ясатырга кирәкме?

Бездә йогышлы чирләргә каршы ясалучы вакциналарга караш төрлечә. Кайбер әти-әни үзенә эшләтсә дә, баласына ясатмый. Бу күренеш аеруча фтизиатрларны куркуга сала. Республиканың туберкулезга каршы клиник диспансеры баш табибы урынбасары Рәмзия ФАТЫЙХОВА белән шул турыда сөйләштек. 

Рәмзия Хәмитовна, республикада туберкулез авыруы буенча вазгыять ничекАның белән балалар еш авырыймы

– Хәл тотрыклы, ләкин аңа карап, тынычланырга ярамый. Чир балалар арасында көтмәгәндә килеп чыгарга мөмкин. Чирдән саклану өчен вакцинация үткәрелә. Туберкулезга каршы вакцина бала табу йортларында бәләкәч тугач та, өченче, җиденче көннәрдә ясала. 6–7 яшьтә балаларны кабат прививкага чакыралар. Бу чара чир башланып, көчәеп китмәсен һәм үлем-җитемгә китермәсен өчен кирәк. Яңа туган баланы авыру кешедән саклау мөһим. Сабый булган йортта яшәүчеләрнең һәркайсы флюорография тикшеренүе үтәргә тиеш. Бу атнада дүрт айлык баланы тикшердек, туберкулез башланып китү куркынычы ачыкланды. Әтисе авырый һәм өйдә саклану чарасы күрмәгәннәр. Ул аерым яши, ләкин бәләкәчне карарга булышам, дип янына килеп йөргән. Балага туберкулезга каршы вакцина ясалмаган булган.

Республикада ел саен туганнан алып ике яшькә кадәрге 10га якын бала туберкулез белән чирләп китә. Сабыйларда чир бик авыр уза һәм өзлегүләр китереп чыгара. Ата-аналар исә, авыру белән аралашканнан бер нәрсә булмас әле, дип уйлый. Узган ел себер калаларының берсендә шундый хәл булды: яшь гаилә бала коляскасын туберкулез белән авыручы күршеләренең ишек төбендә калдырган. Бер яше дә тулмаган сабый авырый башлый һәм ул менингитка әйләнә. Шуңа күрә кешедә ачык формадагы туберкулез табыла икән, күршеләре күзәтү астына алына. Туберкулезны дәвалаганга караганда, булдырмый калу күпкә яхшырак. Кайбер ата-ана баласын тикшертүдән катгый баш тарта. Алар шулай итеп баланың сәламәтлеген куркыныч астына куялар.

Чирне ачыклауда нинди тикшеренү чаралары кулланыла?

– Тикшерү иммунология тестлары аша башкарыла. 7 яшькә кадәр барлык малай-кызларга елга 1 мәртәбә манту ясала. 8 яшьтән 17 яшькә кадәр диаскинтест үткәрелә. Ул пробалар авыруны ачыкларга гына түгел, авыру килеп чыгу куркынычы булган очракларны билгеләргә дә ярдәм итә. Балаларда туберкулез 90 процент очракта шундый тикшеренүләр вакытында табыла. 15–17 яшьлек үсмерләр флюорография тикшеренүе дә үтә ала. Тикшеренмәгән бала көтмәгәндә чирләп, авыруны башкаларга да ияртергә мөмкин, чөнки клиник билгеләр бала туберкулез белән ныклап авырып киткәч кенә беленә.

Манту яки диаскинтест ясатып тикшеренергә теләмәгәнннәргә башка ысул тәкъдим ителәме?

– T-spot пробасы ясату мөмкинлеге бар. Ул дәүләт программасына кермәгән, шуңа күрә аның өчен акча түләргә кирәк булачак. Шулай ук күкрәк читлеген рентгенограмма белән тикшерәбез. Түләүле анализларны безнең диспансерда, Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдәге дәвалау оешмаларында, шәхси медицина үзәкләрендә тапшырып була.

Тикшеренүдән баш тартучылар сәбәбен ничек аңлата?

– Дин буенча тыелган, дип акланучылар бар. Сарман, Кукмара, Алабуга районнарында тикшеренүдән баш тартучылар аеруча күп. Бу мәсьәлә иҗтимагый советлар үткәргән киңәшмәдә дә кузгатылган иде. Анда төрле конфессиядәге дин әһелләре дә катнашты һәм барысының да фикерләре уртак иде: бернинди тыю юк, ясатырга кирәк.

Балага кайсы вакытта тикшеренүне үткәрергә ярамый?

– Ул пробалар сау-сәламәт яки нинди дә булса чире булганнарга да бернинди зыян китерми. Диагноз төгәл булсын өчен проба сәламәт балаларга гына салына. Бала нинди дә булса вируслы чир белән авырганда, мәсәлән, грипп, тирән тын юллары вируслы чирләре, манту салу яки башка тикшерүләр 1 айдан соң гына үткәрелә.

Баланы бакчага, яслегә кабул итмиләр, дип шикаять язучы атааналар да бар.

– Әйе, тикшеренмәгән бала мәктәпкә, бакча-яслегә кабул ителми. Бу уңайдан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы махсус боерык чыгарды. Аны Россия Юстиция министрлыгы раслады һәм бу җәһәттән Хөкүмәт карары да, санитария кагыйдәләре дә бар. Тикшеренүдән баш тартучылар гариза яза. Аларга манту белән диаскинтесттан тыш та тикшеренү алымнары барлыгын әйтәбез. Алай да каршы чыксалар, иммунология комиссиясенә чакырабыз. Аннан соң да нәтиҗәсе булмый икән, мәктәп җитәкчелеге ул хакта балигъ булмаган яшьтәгеләр комиссиясенә җиткерә. Боерыклар, карарлар юктан гына барлыкка килмәде. Казанда, Әгерҗедә авыру таралу куркынычы янаган очраклар булды. Балалар туберкулез йоктырган килеш мәктәпкә йөргән. Аларда чир табылгач, 100дән артык кеше тикшеренеп, дәвалану курсы үтте.

 

Сорауҗавап

Прививкадан соң ике балам да авырды

– АКДС вакцинасын ясаткач, ике балам да авырды. Берсе көн буе аягына баса алмады, күтәреп кенә йөрттек. Икенчесенең боты шеште. Балаларым өчен борчылдым һәм вакциналардан курка башладым. Нишләп шундый реакция булды икән?

Ландыш Сафина. Казан

Табиб-педиатр Гөлзада Корнилова:

– АКДС вакцинасы коклюш, дифтерия, столбняк чирләренә каршы ясала. АКДС ясалгач, реакция сирәк очракта була: температура 37–38 градуска күтәрелә, бала тынычсызлана, йоклый алмый. Бу өзлегү түгел, табигый хәл, шулай иммунитет формалаша. Аяктагы шешне бетерү өчен компресс куялар, антигистаминлы дарулар эчерәләр. Алай иткәндә шеш тизрәк бетә. Аякта реакция булу аңлашыла, чөнки прививка бот мускулына ясала. Бу өлкәдә 30 елга якын эшләп, вакцинадан соң өзлегү килеп чыгу очрагы булмады. Аякның аксавы, шеше 3 көннән артса, табибка барырга кирәк. Вакцина ясар алдыннан ул хакта аңлатабыз. Түләүле клиникаларда АКДСны алмаштыра торган вакциналар да бар. Чит ил вакцинасында коклюш авыруынннан көчсезрәк формадагы вакциналар кулланыла. Шуңа күрә аларда АКДСка булган реакция күзәтелми. 6 яшьтә АДС-М вакцинасы ясау каралган. Аның составында  коклюш компоненты юк, калган ике чирдән – дифтерия, столбняктан гына бар. Америкада, Европа илләрендә коклюшка каршы икенче һәм өченче тапкыр ревакцинация дә үткәрәләр, чөнки 7 яшьтән 14 яшькәчә балаларның да авырып китү куркынычы зур. Коклюшны бер яшькә кадәрле сабыйлар биргәк тә авыр кичерә.

Элек кызамык чиреннән дә прививка ясатырга теләмиләр иде. Казанда, Чаллыда авыру очраклары булуын ишеткәч, вакцинага исе китмәүчеләр дә ясата башлады. Кызамык – бик тиз тарала торган йогышлы чир. Кызылча чиреннән ясалучы вакцинага да әһәмият бирсеннәр иде. Халык кызылчаны җиңел үтә торган чиргә саный, ләкин алай түгел. Кызылча авыруыннан бигрәк тә йөкле хатыннарга сакланырга киңәш итәбез. Йөкле хатын-кыз аның белән авырганда бала тумыштан гарип булып туарга мөмкин. “Малайларга кызылчадан прививка нәрсәгә кирәк?” – дип тә сорыйлар. Киләчәктә өйләнгәч, аның белән авырып, йогышлы чирне йөкле хатынына ияртергә мөмкин. Мондый очраклар, сирәк булса да, күзәтелә. Болар хакында алдан беркем дә уйламый, үзеңнең башыңа төшкәч кенә беләсең.

 Фикер

Фәния абыстай Җәләлиева, Казандагы “Гадел” мәчете мөгаллимәсе:

– Прививкалардан баш тартуны дингә бәйләп аңлату дөрес түгел. Ислам дине бер вакытта да фәнгә каршы бармады. Ул хакта Коръәндә дә, хәдисләрдә дә аять юк. Вакцинаны ясатырга кирәк. Ярамый дигән сүз каян тарала соң? Кайбер инвалид бала үстерүче аналар, балам вакцина ясаткач авырып китте, диләр. Шул аналарның сүзе берсеннән-берсенә күпертелеп әйтелә. ДЦПны да шуңа бәйлиләр, башка чирләрне дә. Димәк, ул бала организмында булган инде, монда вакцинаның катнашы юк. Сабыйлар салкын тиеп авыргач та, берәр стресс кичергәч тә, бик каты чирләп китәргә мөмкин. Ун оныгым бар, барысына да тиешле вакциналарны ясатабыз.

Фәния Арсланова

  • Сүз уңаеннан

Россиядә 2021 елда балаларга гемофилия инфекциясеннән вакцина ясау илкүләм календарьга кертеләчәк. 2023 елдан ул исемлеккә җил чәчәге һәм ротовирус инфекциясенә каршы вакциналар да өстәлә. Болар хакында Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова хәбәр итте.


Фикер өстәү