Җиңүнең 75 еллыгына багышланган конкурс башланды

9 декабрьдән 2020 елның 28 февраленә кадәр мәктәп укучылары арасында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бөтенроссия иншалар конкурсы була. Аны Россия Мәгариф министрлыгы мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары белән берлектә үткәрә. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Конкурста гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Төбәк этабы 9 декабрьдән 31 гыйнварга кадәр, федераль этап 1 февральдән 28 февральгә кадәр уза. Икенче турга РФ субъектыннан максималь балл җыйган бер конкурс иншасы кабул ителә. Ул конкурс сайтында субъектның шәхси кабинетында 2020 елның 31 гыйнварына кадәр урнаштырыла. Сигез финалист җиңүче була.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә уза. Җиңүче һәм аны озата баручылар 2020 елның 9 маенда Кызыл мәйданда үтәчәк Җиңү парадына чакырыла.


Фикер өстәү