Эштә чиктән тыш арый торган кешедә төрле авырулар килеп чыгуы ихтимал

Эштә чиктән тыш арый торган кешеләрнең күрү органнары, эндокрин, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына дучар булу куркынычы зур. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Төньяк-Көнбатыш гигиена һәм сәламәтлек фәнни үзәге экспертларына сылтама белән хәбәр итә.

Тикшеренүдә барлыгы 1,7 мең кеше катнашкан. Ачыкланганча, эштә чиктән тыш арый торган хатын-кызларның яртысы һәм ир-атларның өчтән бер өлешендә сәламәтлек белән бәйле проблемалар башланырга мөмкин

Тикшерүдә катнашучылар эштәге киеренкелекне талчыгуның төп сәбәбе дип атаган. Чиктән тыш аруга шулай ук җаваплылык белән бәйле эмоциональ киеренкелек һ.б. факторлар да йогынты ясый. Мондый кешеләр елына уртача 24,9 көн авырый икән.


Фикер өстәү