Казанда вафат дип ялгышлык белән игълан ителгән 97 яшьлек ветеран Михаил Павловны тиешле субсидияләр алу исемлекләренә яңадан керткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә хәбәр иттеләр.
«Ветеранны исемлекләргә яңадан керттеләр һәм барлык бурычларны түләделәр», — диделәр администрациядә.
Моннан тыш, фронтовик Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медале алу исемлегенә кертелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Яшең 100гә якын булу — кешене кешелектән сызып ташлауга сәбәп була алгач, бик авыр була торгандыр ул. Әйтик миңа 100 яшь булса, мин моны кеше ишетә күрмәсен дип, оялып йөрергә тиеш мени инде?