Бөгелмә спортчысы батутта сикерү буенча дөнья беренчелегендә җиңде

Бөгелмә спортчысы Илдан Махиянов батутта сикерү буенча дөнья беренчелегендә «алтын» һәм «көмеш» яулады. Бу турыда Бөгелмә мөниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

5-8 декабрьдә Токиода батутта һәм акробатик юл буенча сикерүдә дөнья беренчелеге узды.

Бөгелмә спортчысы 11-12 яшьлек яшүсмерләр арасында батутта синхрон сикерү ярышларында җиңүче булды (Иван Лысенко белән парда). Шулай ук шәхси сикерүләрдә көмеш медаль яулады. Җиңүчене Бөгелмә тренеры Рамил Уразгильдин тәрбияли.


Фикер өстәү