Татарстанда атна башына һава торышы

Яңа атна башында республиканың кайбер районнарында кар һәм юеш кар явуы көтелә, урыны белән буран булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якшәмбе көнне Татарстан территориясендә шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем күзәтелми.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -8дән -13 градуска кадәр, аязганда -19 градуска кадәр булачак. Көндез термометр баганалары -5 градуска кадәр күтәреләчәк. Синоптиклар шулай ук бозлавык аркасында юлларда сак булырга кирәклеген искәртә.


Фикер өстәү