Алинә Заһитова карьерасын ни өчен туктатып торуын аңлатты

Ялгыз фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова үзенең карьерасын туктатып тору турындагы гаризасын аңлатты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Мин бик дулкынландым (интервью вакытында. — Ред. иск.) һәм үз фикеремне төгәл җиткерә алмадым. Минем өчен фигуралы шуу — ул минем тормышым, шуңа омтылып дүрт яшьтән башлап эшләгән хезмәтем һәм хәзер дә көн саен эшләвемне дәвам итәм. Минем барлык казанышларым, Олимпия алтыны һәм дөнья чемпионаты алтынын да кертеп, очраклы түгел,<…> мин туктап калырга һәм, бигрәк тә, китәргә җыенмыйм», — дип яза Заһитова Instagram битендә.

Заһитова, элеккечә үк, халыкара ярышларда илкүләм җыелма команда составында чыгыш ясарга теләвен әйтте.

Җомга көнне Беренче канал эфирында 17 яшьлек спортчы үзенең спорт карьерасын вакытлыча туктатырга карар кылуы турында хәбәр итте, чөнки аңа бозга чыгу теләген кире кайтарырга кирәк. Шул ук вакытта Заһитова «мөмкин булган бөтен нәрсәне» отуын да билгеләп үтте.


Фикер өстәү