Галимнәр бәйлелек барлыкка китерә торган азык-төлек исемлеген төзегән

Мичиган университеты белгечләре организм тиз ияләшүчән азык-төлек исемлеген төзегән. Бу хакта Daily Mail басмасына сылтама белән «Известия» яза.

Белгечләр  ирекле ярдәмчеләр катнашында тикшеренүләр үткәргән. Алар тәм буенча нәрсәгә өстенлек бирүләре турында сөйли һәм анкеталарда җәлеп итүчәнлек буенча продуктлар исемлеген урнаштырган.

Аеруча пирожный, шоколад, туңдырма, печенье, пицца, фри-бәрәңге, чипсы, попкорн һәм чизбургерлар бәйлелек барлыкка китерә.

Галимнәр бу продуктларның уртак үзенчәлеген тапкан — углеводларның һәм майларның күкрәк сөтенә охшаш чагыштырмасы бар, дип аңлаткан. Шул ук вакытта сабыйларның баш мие эмоцияләргә бик сизгер һәм ул ашаудан соң барлыкка килгән күңелле хисләрне истә калдыра.

«Безгә барыннан да бигрәк ошый торган продуктларның нәкъ менә беренче кулланган ризык тәмен хәтерләтүе гаҗәп тә түгел», — дип аңлата тикшеренүчеләр.


Фикер өстәү