Киләсе елга иң кирәкле булачак һөнәрләр исемлеге билгеле

2020 елда машина йөртүчеләр, официантлар, курьерлар һәм сатучылар, ә югары квалификация таләп иткән белгечлекләр арасында IT-технологияләр белән бәйле профессияләргә ихтыяҗ зур булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Работа.ру эш эзләү порталы тикшеренүенә сылтама белән хәбәр итә.

Портал аналитиклары фикеренчә, киләсе елда шулай ук аш пешерүчеләр, эшчеләр, автокран машинистлары, бетончылар, түбә ябучылар, балта һәм агач осталары, ташчылар, буяучыларга ихтыяҗ зур булачак.

Экспертлар фикеренчә, эш бирүчеләр реклама белгечләре, программистлар, югары квалификацияле инженер-техник белгечләр белән дә кызыксыначак.

Моннан тыш, email-маркетологлар, SMM-белгечләр, SEO-белгечләр, мобиль кушымта ясаучылар, Big Data аналитиклары, тест үткәрүчеләр, продакт- һәм проект-менеджерларга да ихтыяҗ зур булачак.

«Тар» белгечлекләргә килгәндә, хәзерге вакыттагы вазгыять буенча хәтта традицион оффлайн-бизнес та цифрлаша һәм IT-юнәлешләр ача. Димәк, аларга да программистлар, аналитиклар һәм продакт-менеджерлар кирәк булачак дигән сүз», — дип ачыклык керттеләр проектның матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү