Конституция белән исәпләшмәү нидән килә?

Үтеп баручы атнада ике мөһим дата билгеләп үтелде. Беренчесе – 12 нче числога караганы Россия Конституциясе кабул ителгән көн булса, 10 декабрь – Кеше хокуклары көне иде. Ике датаның янәшә килүендә ниндидер символик мәгънә ята кебек: Төп Закон кебек мәшһүр документта кеше хокуклары күрсәтелми кала алмый.

Россия Төп Законында кеше һәм гражданин хокукларына җәмгысы 48 маддәдән (17–64) торган зур бүлек багышланган, бар булган хокуклар җентекләп санап чыгылган. Әмма бүген инде беркемгә дә сер түгел, хокук гарантияләгән ул маддәләрнең үтәлеп килгәннәре булган кебек, бик үк исәпкә-санга алынмаганнары да юк түгел. “Конституция белән исәп-ләшмәү нидән килә?” дигән гади сорау туа. Кайсыдыр органнарның, аерым вазифалы затларның үзләрен Төп Законнан өстен куюымы ул? Әллә без шундый илме? Кайсыдыр маддәнең үтәлмәве гадәттән тыш хәл саналып, кичекмәстән Конституцион судта каралырга, ахыр килеп, Суд һәм Гарант тарафыннан аның эшләве, гамәлдә булуы тәэмин ителергә тиештер.

Бер язмада дөньяда барлыгына күз йомылган маддәләрнең барысын да санап чыгу мөмкин булмау сәбәпле, бары 26 нчы маддәнең 2 нче пунктына гына тукталыйк. Аның кыскача яңгыралышы ачык һәм аңлаешлы: “Һәркем үз туган телендә уку, аралашу, тәрбия алу, иҗат итү хокукына ия”. БМО кабул иткән Кеше хокуклары декларациясендә, бигрәк тә “Милли һәм этник азчылыкларның хокуклары” дип аталган 1992 елның 18 декабрендә кабул ителгән декларациядә дә акка кара белән “Һәр дәүләт азчылык халыклар үз туган телендә белем алсын өчен шартлар тудырырга тиеш” (4 нче маддәнең 3 нче пункты) дип язылган. Татар баласының үз туган телендә белем алу мөмкинлеге чикләнгән булуын белгән хәлдә, Россия Төп Законы, халыкара хокук нормалары үтәлмәүнең кайбер сәбәпләренә тукталасы, ачыклык кертеп китәсе килә.

Исән каласы килгән теләсә кайсы азчылык милләт курыккан күренеш, әлбәттә, асси-миляция, титул халык казанында эреп югалу. Шовинист күзлегеннән караганда, киресенчә – ассимиляциядән дә яхшы әйбер юк: ахыр килеп, бер тел, бер мәдәният, бер халык кала-чак, бердәм монолит ил яралачак. (Илне бары гаделлек һәм югары тормыш дәрәҗәсе генә монолит һәм бердәм итә алуын ул кавем әллә аңламый, әллә андый сыйфатларның Россиядә кайчан да булса пәйда буласына ышанмый, белмәссең.)

Эрү, эретү процессы, әлбәттә, азчылык халыклар телендә белем алу ихтыярига, телим-теләмимгә калганчы да бармады түгел, барды. Сәбәпләре хәтсез  ифрат та тар кысада калган дәүләтчелектән (бу хәл дә Конституциягә кырын карауга барып тоташа) башлап, бөтен тишеккә дә борын тыккан, һәр ярыкка сыйган глобализация, матди байлыкка мөкиббәнлек нәтиҗәсендә туган рухият кризисы, көн тудымы, һәр кешенең башына ишелеп торган әрсез, милли телдә булмаган мәгълүмат ташкыны. Милли мохит тараю сәбәпле, яшь буынга үзебезчә үсү, формалашу мөмкинлеге кимү. Бүген 4–5 яшьлек бала кулында да урысча гына аңлаучы смартфон. Мультфильм геройлары да күбесенчә безнең телдә гапләшми. Тик менә, ни хикмәт, кайберәүләр өчен болар гына әле аз икән.

Алар мантыйгы ирек-хөрлекнең яңа дулкыны килеп, бүгенге хокуксызлык беткәнче, киләчәктә яңа суверенитетлар парадына юлыкканчы, эшне җиренә җиткереп кую, иң үҗәт милләттән дә критик чикне уздыру. Ә аның өчен болай да барган ассимиляциягә өстәмә һәм хәлиткеч тизләнеш бирү кирәк. Ничек итеп? Милли мәгарифләрне юкка чыгарып. Этник азчылыкны милли мәгарифсез калдыру – милләтнең тамырына балта чабу, гарантияләнгән бакыйлык икәнен алар яхшы аңлый. Яңадан чирек гасырдан Россия эчендә милли-мәдәни автономияләр (НКА) дип аталган, этнографик бәйрәмнәр, фестивальләр, сабантуйлар белән чикләнгән тыйнак һәм тыңлаулы милли резервацияләр калса, шул бик җиткән. Мирослав Грох дигән чех галименең мәгълүм теориясе, кайчандыр дәүләтчелеккә ия булган халыкның хәтереннән ул фактны алып ату мөмкин түгел, ди. Хак билгеләмә. Хокуксызлык шартларында да хокуклар өчен көрәштән баш тартырга хакыбыз юк безнең.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү