Алинә тәнәфескә чыкты. Күпме дәвам итәр?

Хушлашырга әле иртәрәктер. Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың рәсми чыгышларын туктатып торуы турындагы сүзләре спорт дөньясында төп вакыйгага әверелде. Берәүләр күз яше түгә, икенчеләр бәхәсләшә, өченчеләр исә үзләрен искә төшерә.

Узган җомгада 17 яшьлек Алинәнең Россия спортында нинди урын алып торганын бар халык күрде. Аның белән бәйле зур яңалыкны “Беренче канал”дагы “Время” тапшыруы аша, татар кызын студиягә чакырып җиткерделәр. Бу –инде илкүләм вакыйга дигән сүз. Заһитова Пхенчхан Олимпиадасында алтын медаль яулап, фигуралы шууга моңарчы булмаган игътибар җәлеп итте. Шуңа күрә әлеге яңалык спорттан ерак булган халыкка да барып иреште.

– Беркая да китмим, тик Россия чемпионатында катнашмыйм. Киләсе сезонда чыгыш ясамыйм. Әмма тамашаларда катнашачакмын, бозда калачакмын, күнегүләр ясаячакмын. Файдасы да булачак. Мин үземне эзләячәкмен, яңа элементлар һәм яңа алымнар өйрәнәчәкмен, – диде ул. – Тренерларым белән озын юл, Олимпиаданы уздым. Алар белән калам. Аларга, федерациягә, барлык җанатарларга, гаиләмә рәхмәтле. Кабат стартка чыгу теләге кире кайтсын иде.

Зур ярышларның барысын да отып бетергән Заһитованың бу адымы аңлашыла да кебек. Тормыш спорт белән генә чикләнми. Кызның быел имтиханнар тапшырасы бар. Ул үзе спорт уку йортына кереп, тренер булырга хыяллана. Чагыштырмача тыныч тормыш әнә шул эшләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Үзе әйтүенчә, Олимпиада алдыннан ул хәтта су да эчмәгән, авызын гына чылаткан. “Бу карар очраклы түгел. Әлеге теләген ул инде ел ярым чамасы элек үк җиткерде. Безнең аны бик тә калдырасыбыз килә. Әмма ул моны үзе аңларга тиеш”, – диде Алинәнең тренеры Этери Тутберидзе.

Болары – рәсми сүзләр. Әмма Алинәнең бу адымын дүртле сикерү белән фигуралы шууның астын өскә китергән кечкенә кызларга каршы тора алмау дип аңлатучылар да бар. Атна ун көн элек узган гран-при ярышында монысын бөтен дөнья күрде. Тәнәфестән соң нидер үзгәрерме? Анысы да булырга мөмкин. Чөнки фигуралы шууга үзгәрешләр кертү тәкъдимнәре торган саен ныграк яңгырый. Ул арада Заһитова киеренке спорт тормышыннан гына түгел, рухи яктан ял итә алачак. Шул ук вакытта аның бөтенләйгә китәсен дә фаразлаучылар бар. Ләкин андый белдерү ясарга иганәчелек килешүләре комачаулый. Аларның вакыты чыкканчы телдән төшәргә, күздән югалырга ярамый.

Ничек кенә булмасын, бу вакыйгага беркем дә битараф калмады. Фигуралы шуу дөньясындагы бар халык Алинә турында нәрсәдер әйтеп калырга ашыкты. Дөресен әйткән туганына ярамаган дигәндәй, танылган кешеләр арасында әйткәләш башланды. “Миңа калса, Алинә киләчәктә кайсы тренерлар белән эшлисен аңлау өчен дә чыгышларын туктатырга булган. Кем белә, бәлки, ул башка остазлар кулы астында шөгыльләнер? Ул бит Олимпия чемпионына, аңа әнә шул дәрәҗәдәге лаеклы зуррак игътибар кирәк. Алга барырга кирәк”, – дигән танылган Евгений Плющенко ТАСС агентлыгына. Утка майны мәшһүр Татьяна Тарасова өстәде. “Заһитова карьерасын дәвам итәрме? Миңа калса, юк”, – дигән ул. Әле бер атна элек кенә Алинәгә карьерасын тәмамларга киңәш итүчеләрне Тарасова “оятсызлар” дип атаган иде.

Каршы як та җавапсыз калмады. Этери Тутберидзе командасы Тарасовага аның ничек итеп Алинәне тәнкыйтьләвен искә төшергән. “Ул өч программа белән башка спортчылар ун елда ирешә алмаган нәтиҗә күрсәтте, – диелә социаль челтәрләр аша таралган хәбәрдә. – Кызганыч, ул зур үрләр яулаганда сез аңа тәнкыйть сүзләре кызганмадыгыз. Яратуыгыз көчле булган өчендер инде. Башка спортчыларга сезнең тарафтан азрак мәхәббәт һәм игътибар насыйп булсын, алайса”. Плющенконы исә әзер спортчыларны сатып алуда гаеплиләр: “Безне аның алдында ничек кенә түбәнсетергә тырышсагыз да, Алинәне үзегезгә ала алмадыгыз. Сезгә, һич югы, бер спортчы тәрбияләргә насыйп булсын”.

Тарасова һәм Плющенко гына түгел, Алинә турында исемнәре инде күптән ишетелмәгән кешеләрнең фикерләре дә пәйда булды. Замана телендә “хайп” дип аталган алым ярдәмендә онытылып баручылар да үзләре турында искә төшерергә тырыша. “Китү һәм тәмамлау турында уйлаганым да юк, – дип җавап бирде аларга Алинә. – Беренче урыннарны алган спортчы буларак өстә каласым килә.Ә моның өчен күп шөгыльләнергә кирәк. Мин әле дә Россия җыелма командасында һәм халыкара ярышларда ил өчен чыгыш ясый алам. Тренерларым ярдәме белән юлымны дәвам иттерәм”.


Фикер өстәү