Түбән Камада хәзер ике ресурс үзәге эшли, өченчесе «Яшь профессионаллар» программасы кысаларында ачылачак. Политехник көллиятендә ресурс үзәге ачуга 137 млн сумнан артыграк акча тотылачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Россиядә мәгариф тармагы буенча 10 юнәлеш эшли, шуларның сигезенә Түбән Кама да кертелгән. Мәсәлән, «Үсеш ноктасы» программасы буенча Олы Афанас һәм Кызыл Чишмә мәктәпләрендә заманча түгәрәкләр булдырылган.
«Бүген авыл мәктәпләрендә өстәмә белем бирү системасының аерым үсештә булмавы сер түгел, чөнки ерак районнар бар», — ди Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов.
«Кызыл Чишмәдә һәм Олы Афанас авылында информатика һәм технология укыту кабинетларында республика бюджетыннан 2 млн сумнан артык бәягә ремонт эшләре башкарылды. Муниципаль бюджет, ремонт эшләрен тәмамлау өчен, өстәмә 800 мең сумнан артык акча бүлеп бирде. Шулай ук якынча 3 млн сумлык заманча җиһазлар кайтартылды», — ди җитәкче.
Айдар Фәретдинов сүзләренчә, узган елда коррекцияле белем бирү системасына да игътибар бирелгән: «Надежда» мәктәп-интернатында һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен махсус мәктәптә якынча 2 млн сумга ремонт ясалган. Бу эшләрне тәмамлау өчен, 200 меңнән артык сум муниципаль бюджеттан өстәлгән, логопед һәм дефектологлар өчен якынча 9 млн сумлык махсус җиһаз кайтартылган.
«Цифрлы белем бирү мохите» проекты буенча 24 нче лицейга, педагогика һәм политехника көллиятенә 5 млн сумнан артык суммага заманча цифрлы җиһазлар кайтарылган. «Бу — бик җитди ярдәм, бигрәк тә һөнәри белем бирү системасы өчен», — дип саный Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat