Тарифлар артачак

Быел торак-коммуналь хезмәтләргә түләү 3 проценттан артмаган. Киләсе елда исә  түләүләр 4 проценттан артып китәчәк. Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Штром әнә шулай дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, республикада 2019 елга билгеләнгән тарифлар башка төбәкләр белән чагыштырганда кимрәк тә әле.

Хәзерге вакытта 2020 елга Тариф кампаниясе төгәлләнә. Аның кысасында 763 тариф карары чыгарга ниятлиләр. Александр Штром билгеләп узганча, киләсе елның беренче яртыеллыгында электр энергиясе өчен түләү 2019 елның икенче яртыеллыгында билгеләнгән күләмгә (киловатт сәгате – 3,78 сум) тигез булачак, икенче яртыеллыкта исә 4 процентка артып, киловатт сәгате 3,93 сумны тәшкил итәчәк.

Узып баручы елга нәтиҗә ясаганда, Татарстанның каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча яңа система гамәлгә кертелүен генә дә искә алу җитә. Әлеге уңайдан республикада чүп-чар әйләнеше өчен җавап бирәчәк төбәк операторлары булдырылды. Александр Штром билгеләп узганча, яңа системага күчү уңышлы узган һәм ниндидер кискен үзгәрешләргә китермәгән.

– Дәүләт комитеты карамагындагы махсус штаб оештырылу күп кенә сорауларны вакытында чишәргә ярдәм итте. Шулай ук әлеге темага багышланган фәнни-гамәли конференция дә уздырылды, – диде ул.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов кайбер районнарда торак-коммуналь хезмәтләрнең, аерым алганда, су өчен тарифның кыйммәтрәк булуына игътибар итте. Ул моның сәбәпләре белән кызыксынды.

– Моны аңлату авыр. Без алардан кирәкле документларны таләп итәбез. Тарифны көйләүне сорыйбыз, – дип кенә җаваплады Александр Штром.

Түләүләр уртача тарифтан артып киткән районнар белән эшләргә кирәклеген әйттеләр.

– Мондый районнарда сөйләшүләр алып барасыз бит. Анда район башлыклары да катнаша. Алар да әйткән сүзләргә колак сала. Димәк, ниндидер яңалык кертергә кирәклеген әйтергә кирәк, – диде Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты  рәисе урынбасары Камил Садриев әлеге мәсьәлә буенча.

Аның сүзләренә караганда, халыкны бүген барыннан да бигрәк территорияне төзекләндерү, капиталь ремонт, юллар төзелеше мәсьәләләре борчый. Мәсәлән, “Мой депутат” сервисына килгән 8,5 мең мөрәҗәгатьнең 60 проценты торак-коммуналь, төзекләндерү, капиталь ремонт белән бәйле. Шуңа күрә киләчәктә әлеге мәсьәләләр эшчәнлегенә бәйле законнарның үтәлеше контрольгә алыначак, ягъни мониторингланачак. Халык та үз сүзен әйтә алачак. Моның өчен “Законнарны бергә язабыз!” проекты кысасында фикерләрне Дәүләт Советына юлларга мөмкин.

– Торак-коммуналь хезмәтләр тарифларын җайга салу – бик мөһим. Бу хакта безгә килгән меңәрләгән хатлардан да аңлап була, – диде Камил Садриев. – Дәүләт Советының киләсе утырышында әлеге тема буенча Парламент сәгате уздыру планы да бар.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү