Син дә Кыш бабай бул!

Ятим балаларны сөендерергә соң түгел. Быел Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты “Игелекле Казан” проекты кысасында сигезенче тапкыр “Кыш бабайга хат” акциясе үткәрә. Җиде ел эчендә 1616 бала 4 млн сумлык бүләк алган. Быел исә акцияне 200 балалар йорты һәм социаль-тернәкләндерү үзәкләре өчен үткәрәләр. Бу ничек була дисезме? Балалар, үзләренең хыялларын бәян итеп, Кыш бабайга хат язалар. Аларны башкарма комитет һәм ратушадагы чыршыларга элеп куялар. Шуннан, өлешеңә тигән көмешең дигәндәй, кемгә кайсы баланы шатландырырга туры килә инде?!

Быел балаларга 143 мең бүләк таратабыз. Аеруча мөнәсәбәт таләп иткәннәргә бигрәк тә игътибарлы булырга тырышабыз, – диде Казан мэры Илсур Метшин бу җәһәттән.

Эшлекле дүшәмбе”дә әйтүләренчә, әлеге акциягә Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары да, Президент белән берлектә хөкүмәт әгъзалары да кушыла. Ул гына да түгел. Теләкләр белән бизәлгән чыршыны “Ак барс” хоккей командасы матчлары алдыннан да күрергә булачак. Шәһәр предприятиеләре дә балаларны татлы бүләк белән шатландырырга җыена.

Бер яктан караганда, яңалык та түгел инде бу. Без балачакта ук чыршы ботакларына теләкләр язылган хатларны элеп куя идек. Ходайның рәхмәте, Кыш бабай каян “белеп бетергәндер”, төн уртасында, без йоклап ятканда, бүләкне чыршы төбенә китереп тә куя иде. Тик аерма бик зур шул: бу бит өйдә, әти-әни, туганнарың янында. Язып куймасак та, алган булыр иде алар бу бүләкләрне. Ә монда ятим балалар турында сүз бара. Ә бит аларның теләкләрен үтәү өчен без барыбыз да Кыш бабай була алабыз. Моның өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Яңа ел алдыннан бизәлгән чыршылар да күп булачак.

Төп чыршы “Казан” гаилә үзәге янында 27 декабрь көнне кичке 18.00 сәгатьтә ачылачак. Башкалада 5 мәйданда, 18 паркта, Бауман урамында, 10 магистральдә зур чыршы бизәргә җыеналар. Меңьеллык, Совет, Ирек мәйданнарында, Мулланур Вахитов һәйкәле каршында безне Яңа елга багышланган утлы бизәкләр көтә. Камал театры каршында тамашачылар инде бүген үк “Лилия” композициясен манзара кылалар. Татар бистәсендә 2020 саны рәвешендә арт-объект пәйда булачак. Болак аша салынган күперләр гирляндалар, мишуралар белән бизәләчәк. 21 декабрь көнне Италиянең Festi Group фирмасы декораторлары эшләгән 32 арка күзләрне камаштырачак.

Хәер, изгелек кылыр өчен чыршының нинди булуы әһәмиятле түгел. Игелек эшләргә теләгән һәр кеше, күчтәнәчен күтәреп, туп-туры балалар йортына да юл алырга мөмкин. Чыннан да, әйдәгез, барыбыз да Кыш бабай булып алыйк әле.

Гүзәл Әхмәтҗанова


Фикер өстәү