Робот ясыйлар, компьютерда бизиләр…

Татарстан IT өлкәдә бушлай белем алу өчен бер мең санлы сертификатка ия булган. Шулай итеп, республика мондый сертификатлар алуга ирешкән биш пилот төбәкнең берсенә әйләнгән. Санлы технологияләргә бушлай өйрәнүгә инде 400ләп гариза кергән.

Дәүләт идарәсен санлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов әйтүенчә, заманча технологияләр буенча бушлай белем эстәргә теләүчеләр интернетта булдырылган бердәм мәйданчыкта сайлап алына: биредә экспертлар тапшырылган һәр анкетаны бәяли.

Укырга теләүчеләрнең күпчелеге – университет тәмамлаган яшьләр. Сертификат санлы икътисадта алдынгылыкта баручы компанияләр билгеләгән юнәлешләр буенча бушлай белем алу мөмкинлеге бирә. Укыту 22 юнәлешне үз эченә алган.

Элемтә министры урынбасары сүзләренә караганда, Татарстанда бүген 5 меңгә якын программист эшли. Әмма республикага алар ике тапкырдан күбрәк  кирәк.


Фикер өстәү