Хезмәттәшләрен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов зыян күрүче дип табылган

25 октябрь кичендә Байкал аръягында урнашкан хәрби частьта хезмәт итүче егет хезмәттәшләренә автоматтан ут ача. Сигез кешенең, шул исәптән ике офицерның гомере өзелә.  Әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган.

«Бу эш буенча Рамил Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат зыян күрүчеләр дип табылды», – дип хәбәр итте адвокатлары Руслан Нагиев һәм Равил Тугушев . Аларның сүзләренә караганда, Рамил мораль һәм физик көчләүгә дучар булган. Шәмсетдинов белән бергә тагын берничә солдат зыян күргән дип табылган. Ел ахырына кадәр алар хезмәт иткән хәрби частьне таркатачаклар.

https://vatantat.ru/2019/11/ramil-sh%d3%99msetdinov-any%d2%a3-gaebe-bel%d3%99n-komada-yatuchy-evgenij-gail%d3%99senn%d3%99n-gafu-%d2%afteng%d3%99n/
Җинаять эше Россия Җинаять кодексының 335нче мәддәсе буенча «хәрби хезмәткәрләр арасында үзара мөнәсәбәтләрнең устав кагыйдәләрен бозу» буенча кузгатылган. Хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, җинаять эше ату белән бәйле хәлне тикшерү кысаларында аерым производстволарга бүленгән.

https://vatantat.ru/2019/10/ir-at-bulgach-t%d2%afz%d3%99seme-armiyad%d3%99-sigez-keshene-%d2%afterg%d3%99n-eget-tatarstannan-t%d2%afgel/

 


Фикер өстәү