Отасың да, отыласың да

Бөрбаштагы шәхси эшмәкәр Илшат Гыйльмуллинның ит эшкәртү  цехы турында күп ишетсәм дә, моңа кадәр  барырга җай чыкмады.

Без килгәндә, ысланган әзер продукцияне бушаталар иде. Төрле-төрле тартмалар, савытлар тезелеп киткән. Барысы да тулы. Аларда әллә ничә төрле ит ризыгы: колбаса, бастырма, сарделька, ысланган казлар…   Һәркайсының өстендә кечкенә кәгазьләр күреп, сүзне шуннан башладык. Илшат әфәнде үзе эш белән киткән булып чыкты, шуңа күрә аның җәмәгате, уң кулы Рамилә белән сөйләштек.

– Бу кәгазьләргә хуҗаларының-ияләренең исем-фамилиясе, әзер продукциянең күләме, бәясе языла, – дип таныштырды ул. – Без бит күбесенчә кешеләр үзләре алып килгән иттән, үзләре биргән заказ буенча продукция җитештерәбез. Заказлар бар, шөкер. Кышкы сугым чорында аеруча күп була, бер тәмен, җаен белгән кеше ел да күп итеп, төрлесеннән эшләтә. Калган чорларда да тик торганыбыз юк. Итләр бер-берсе белән берничек тә буташа алмый. Контроль көчле. Менә карагыз: бу тартмалардагы һәр колбасаның – үз төсе (дөресен әйтим, анысына кергәч тә игътибар иткән идем инде. – авт.), ул итләр төрле булганга шулай төрлечә килеп чыга. Кемдер майлыракны алып килә, кемдер, киресенчә, майсызны, кемдер үпкә-йөрәк-ит катнашмасы дигәндәй…

Баксаң, итне кабул итеп алганда ук, авырлыгы, хуҗасының исеме язылып, аңа махсус кәгазь-белешмә куела икән (шулай ук аерым журналга да языла). Һәм әнә шул кәгазь ит белән бергә соңгы “нокта”га кадәр бергә килә.

– “Хәләл” дигән сертификатыгыз юкмы? – дип кызыксынам.

– Әлегә юк. Артыннан бер йөри башлаган идек, төрле сәбәпләр белән тукталып калды. Әмма без дуңгыз итен бөтенләй алмыйбыз, “Без – дини гаилә”, – дип әйтүчеләрнең итләрен бөтен табак-савытлар чиста чакта – иң беренче эшкәртәбез. Без бит әле болардан тыш өстәмә продукция дә ясыйбыз. Анысына да теләсә нинди ит алмыйбыз, сугым цехында эшкәртелгән, бөтен тиешле белешмәләре булган итләрне генә кабул итәбез. Сату өчен дигән андый эшләнмәләр дә бик әйбәт үтә. Алар аерым этикеткалар белән сатыла. Үзебезнең клиентларыбыз бар. Кайберәүләр, итләрен Актаныштан кадәр безгә алып килеп, колбаса, башка төрле эшләнмәләр ясата. Арча, Кукмара, Нократ Аланы, Мамадыштан кадәр киләләр. Соңгыелларда кабыргалар, казлар ыслатучылар да артты. Үзләре өчен генә каз китерүчеләр дә бар, сату өчен күпләп ыслатучылар да. Әле менә бу көннәрдә берәү 85 каз алып килде. Башта үзебез өчен генә, өйдә ат казылыклары ясый идек. Күчтәнәчләргә биргәләгәч,  кешеләр: “Бик тәмле икән”, – дип мактагач, күбрәк ясый, артканын сата башладык. 30 килограмм иттән башлаган идек, аннан бер сан, ике сан, аннан тулы бер ат итеннән эшләүгә күчтек. Сораучы артты да Илшат: “Әйдә, үз эшебезне башлап карыйк”, – диде. Риза булдык.

“Эш башларга” дип әйтү генә җиңел. Отасыңны, отыласыңны белмисең. Гыйльмуллиннар да баштагы елларда шактый авырлыклар белән очраша, отылган чаклары да була. Әмма алар туктап калмый. Башта өйләрендә эшлиләр, дүрт ел элек менә шушы бинаны корып, монда күченәләр.  Бөтенесен үз көчләре белән башкарганнар,  бүгенгә кадәр бернинди ярдәм алмаганнар. Цех артык зур түгел, эшләүчеләр дә санаулы гына, шуңа күрә җитештерүчәнлекләре дә тонналап исәпләнми. Бу, бердән, сыйфатка игътибарны арттырырга мөмкинлек бирсә, икенче яктан, сугым чорларында клиентларга, заказ бирүчеләргә унбиш көнләп чират көтәргә туры  килә икән. Җәй көне берничә көн эчендә әзер була, диләр. Рамилә цехта эшләүчеләрнең һәркайсын мактап, эшләреннән канәгать булып сөйли. Рифнур Хафизов әнә берүзе әллә ничә төрле эш башкара икән. Клиентлар килүгә, аларны каршы ала, итләрен алып кала, урнаштыра, көн буе диярлек туңдыргыч камерага кереп-чыгып йөри (анда озак торып булмый, диләр), нинди күтәрү-төшерү-бушату эше бар – һәммәсенә өлгерә. “Көнгә ничә вагонетка колбаса гына бушата”, – диделәр аның турында. Зөлфирә Мортазина, Гөлчәчәк Гафарова, Рәзинә Тукранова, Ильяс Нотфуллин да – үз эшләренең остасы. Бик бердәм булып эшлиләр. “Һәркайсының – үз эше, алай ит, болай ит, дип өйрәтәсе юк”, – ди Рамилә. Гел шулай аңлашып эшләргә язсын.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү