Яңа ел бәйрәмнәрдә һава торышы нинди булачак?

Синоптиклар Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәренә һава торышының нинди булачагы хакындагы фаразлары белән бүлеште.

1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр көчле салкыннар көтелми. Яңа елның беренче көне аяз, явым-төшемсез булырга тиеш. Һава температурасы көндез -8, -10 градус, төнлә -14, -16,  көчле җил булыр дип фаразлана. 2-5 гыйнварда көндез -7, -9, төнлә -12, -14 градус. Бу көннәрдә үзгәрүчән һава торышы булачак, кар явуы көтелә.
6 гыйнвардан салкынайта: көндез һава температурасы -16, -18 градус, төнлә -20, -22 булачак. Тулаем алганда көннәр аяз, кояшлы, явым-төшемсез булачак дип көтелә.


Фикер өстәү