“Яңа татар җыры”на нинди өметләр баглыйлар?

Җырланмаган әле безнең җыр. Әнә шушы сүзләргә таянып, Ваһапов фонды яңа проектка алынды. Бу юлы татар эстрадасын яңа җырлар белән баетырга уйлыйлар. Яңа башлангычны Татарстан Президенты хуплаган. “Яңа татар җыры”н кемнәр язар да, аның бәһасе күпме булыр?

Авыз тутырып әйтерлек җыр кирәк!

Ваһапов фонды оештырып җибәргән әлеге бәйге тугыз ай дәвамында – 2020 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк. 15 ноябрьгә исә гала-концерт вәгъдә итәләр. Бәйгенең гомуми фонды – 1 миллион 300 мең сум. Җиңүчегә оештыручылар 200 мең сум күләмдә премия бирәчәк. “Яңа татар җыры” ике номинациядә узачак: “Иң яхшы татар җыры” һәм “Иң яхшы балалар җыры”. Өченчесен дә өстәргә мөмкиннәр. Анысы шушы җырларны бизәүчеләр – аранжировка осталарыныкы булачак. Иң яхшы дип табылган әсәрләр сентябрьдә узасы икенче турга чакырылачак. Шунысы да кызык: бәйгенең яшь чикләве дә, географик чикләре дә юк. Төп таләп: яңа җырлар милли традицияләр белән элемтәне югалтмаска, нигезендә моң ятарга, сүзләре камил, мәгънәле булырга тиеш.

Продюсер, Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов яңа башлангычның максатлары турында сөйләде.

– Бу – авторлар арасында үткәрелә торган конкурс. Безнең максатыбыз – татар эстрадасын яңа җырлар белән баету. Татар эстрадасының авырткан җире –  сыйфатлы, затлы җырлар булмау. Димәк, безнең җырланачак җырлар алда әле. Конкурсның максаты – заманчалык белән беррәттән татар эстрадасын камилләштерү, киләчәк буынга бай мирас калдыру, –  диде ул. Бәйге нәтиҗәсе буларак иҗатчылардан Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхинның үлемсез җырларына тиң булырлык эшләр өмет итәләр.

https://vatantat.ru/2019/12/bezg%d3%99-nindi-%d2%97yrchy-kir%d3%99k-vtda-m%d3%99d%d3%99niyat-turynda-fiker-alyshular-czikly-video/

Мондый өмет Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовта да бар. Ул да кичәдә милләткә яңа җыр кирәк булуын искәртте.

  • Бик күп иҗади конкурслар бар. Һәркайсының – үз вазифасы. Әмма милләткә, халкыбызга “безнеке!” дип авыз тутырып әйтә алырлык яңа татар җыры кирәк. Ул чын мәгънәсендә зәвыклы җыр булыр, бәйгенең өметле булуына шигем юк, ­– диде ул. – Мин Аллаһы Тәгаләдән мондый конкурста катнашучыларга илһам сорыйм. Җыр ул безнең өчен ял итү чарасы гына түгел. Ул – безнең халыкның үткәне, бүгенге халәте, бүгенге яшәеше.

“Яңа татар җыры” бәйгесенең жюри рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев сүзләренчә, “татар җыры” дигәндә, татар кешесенең җанын, рухын күздә тотабыз.

  • Чарага килгәндә дә: “Яшьлегем, дип, өзелеп җырлар идем, Өзелеп җырлый торган җыр булса”, – дип җырлап килдем. Чыннан да, безгә өзелеп җырларлык, бәгырьләрне өтә һәм киләчәк буынга күчә алырдай җырлар кирәк. Андый җырлар бар, тик алар аз. Зур чараларда, Мәскәү, Уфага барсак, теге заман җырларын башкарабыз бит. Сәйдәшев, Яхинга мөрәҗәгать итәбез. Киләчәктә дә әнә шундый җырлар булсын иде, – диде ул.

Разил Вәлиев иҗатчыларның яңа җырлар язарга ни өчен атлыгып тормауларын да аңлатты. Аныңча, концерт-бәйгеләрдә җырның авторларын билгеләп үтүне кирәк дип тапмыйлар. Җырчылар аны башкара да, “ата-анасы” турында бер сүз дә әйтми кереп китә. Разил Вәлиевне менә шул  борчый икән.

Җыр башы – өч чишмәдә

Яңа проекттан нәрсә көтәргә? Яңа татар җыры нинди булырга тиеш? Кичәгә җыелган иҗатчылардан шул хакта сораштык.

Композитор Резеда Ахиярова сүзләренчә, республикада төрле форматтагы һәм юнәлештәге җыр конкурслары күп үткәрелә. Жюри әгъзасы булып утырганда, еш кына аның башына: “Нинди чорда утырам мин?” – дигән уй килә икән. Ник дигәндә, башкаручылар күп очракта борынгы җырларга, классик әсәрләргә мөрәҗәгать итә. Ә бүгенге заман иҗатчыларының әсәрләре бик аз ишетелә.

  • Шундый конкурсларда без үзебез өчен яңа тавышлар ачабыз. Тик аларга яңа репертуар кирәк. “Яңа татар җыры” бәйгесенең барлыкка килүе бик вакытлы. Рифат Фәттахов мизгелне дөрес тота белә, − диде ул.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, профессор Винера Ганиева әйтүенчә, җыр туар өчен өч чишмә кирәк.

  • Беренчесе – композитор, икенчесе – шагыйрь, өченчесе – җырчы чишмәсе. Шулар кушылса гына, сыйфатлы җыр туачак. Дөрес, җырчылар да, композиторлар да күп, әмма чын профессионаллары гына аз, ­– дип әйтте ул. — Республикада күп кенә сәнгать мәктәпләре бар. Балаларны анда нота танырга, төрле уен коралларында уйнарга өйрәтәләр. Аларга җыр язып карарга мөмкинлек бирергә кирәк. Моцарт бит дүрт яшендә язган, безнең балалар да язсыннар, мөмкинлекләрен сынап карасыннар.

Продюсер, җырчы, композитор Гүзәлия яңа бәйгегә бик зур өметләр баглый. Үзе дә катнашырга уйлап тора. Заманчарак, яшьләрнең күңеленә дә хуш килерлек җырларга ихтыяҗ барлыгын да онытмасыннар иде, ди ул.

  • ­Аңлыйм мин, алар да кирәк, мин үзем дә классиканы тыңлыйм. Классика, халыкчан җырларга гына кайтып калмаска иде. Яшь буынга альтернатива булырга тиеш, – дип саный Гүзәлия. – Бәйге гадел узсын иде, сатып алу дигән нәрсәләр булмасын. Төрле стильдәге җырларны катнаштырып, төрле номинацияләр бирергә кирәк дип саныйм. Мәсәлән, “Иң шәп джаз композициясе”, “Иң шәп альтернатив музыка”. Яңа татар җыры дигән төшенчәгә барысын да кертеп булмый бит, аннары ул бик үк дөрес булмас.

Язучы, сүз остасы, композитор Алмаз Хәмзин бәйге куйган максатларга ышанырга һәм нәтиҗәсенең матур буласына өметләнергә кирәк дип саный.

  • ­Бу бәйгедә катнашу теләге туды. Әле аның турында игълан иткәнче үк, Татарстан оешуның 100 еллыгына атап, Марсель Галиев сүзләренә бер җыр язган идем инде. Ул шушы конкурсның таләпләренә туры килә дә. Үземне дә, Марсельне дә мактап әйтмим, әмма безгә нәкъ менә шундый – рухыбызны канатландыра торган җырлар кирәк! – дип уртаклашты ул.

“Аксу” студиясе җитәкчесе, продюсер Рөстәм Сәрвәров мондый төр конкурсларны ябык, ягъни авторларны исемнәрен күрсәтми генә, тәхәллүс кулланып кына сайлап алу яклы булуын әйтте.

– Бер белмәгән кешегә түгел, жюри өстенлекне исеме инде таныш кешегә бирәчәк. Менә шулар булмаса, бәйгеләр гадел булачак, – дип саный ул. – Аннан, җырлар төрле бит: кайсы рок стилендә, шансон һәм башкасы. “Яңа татар җыры”нда бит бер генә номинация – “Иң яхшы татар җыры”. Кайсы стильдә язарга соң? Һәркемнең зәвыгы төрле.

Бу бәйгенең бик вакытлы, кирәкле булуын искәртте Рөстәм Сәрвәров. Әмма әлегә сораулар да күп. “Камиллеккә чикләр юк”, – диде ул.

Яңа татар җыры нинди булыр – әлегә төгәл күзаллау юк. Көзне көтәбез.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү