Сагынырлык итеп яшәде…

Чибәр иде, мәшһүр иде, әдип иде, бер строфа шигырь язмаса да, шагыйрь иде. Әлеге сүзләрне Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чарада аның шәкертләре, язучылар, галимнәр еш кабатлады. Үзе дә кайчандыр, кеше китә – җыры кала, дип, белми генә язмагандыр. Чордашлары хәтерендә нинди булып истә калган соң ул?

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Мөхәммәт Мәһдиев белән якташлар икән. Шуңа да әдип аңа икеләтә якын.

– Мөхәммәт абый безнең гаиләдә еш кунак була иде. Аның гаҗәеп матур сүзләре, нечкә юмор белән сөйләгән мәзәкләре әле дә истә. Ул бүләк иткән китапларны саклыйм, – диде ул. – Халык тамырыннан, гади авылдан чыккан Мөхәммәт Мәһдиев – татар тарихында зур мирас, якты эз калдырган шәхес. Аны искә алучылар аз түгел. Безнең искә алуыбыз аңа дога булып барып ирешсен иде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әдипне матур кеше һәм аның яшәешен дә матур итеп бәяләде.

– Аның җиде буын мулла нәселеннән килгән бабаларының тамырына балта белән чапсалар да, ул бу нәселне киредән татар тарихына кайтарды. Әсәрләре, гыйльми хезмәтләре белән Мәһдиевләр нәселен татар халкына бирде, – диде ул. – Мин менә ничек дип уйлыйм: Мөхәммәт абый прозага соңарып килде. Әгәр дә ул 10 гына ел иртәрәк килгән булса, бүген әллә нинди әсәрләре туган булыр иде бит! Аны сагынабыз. Сагынырлык итеп эшләде, яшәде ул.

Данил Салихов мәшһүр әдипне искә алу чарасына күпләрнең керә алмый калуын да искәртте. “Язучыларны искә алу өчен моннан да олуг аудиторияләр кирәк”, – диде рәис.

Мәһдиевнең әсәрләре күпләргә, бигрәк тә язучы, филолог, журналистларга өстәл китабы булырлык, әсбап итеп кулланырлык. Авыл кешесенең генә түгел, татар халкын аңлыйм, дисәң дә, шул әдипкә мөрәҗәгать итәбез. Иҗатының популярлыгын ничек аңлатырга була соң? Тукай премиясе лауреаты, язучы Тәлгат Галиуллин Мәһдиевне шагыйрь җанлы кеше һәм XX гасырның икенче яртысының иң олуг язучысы дип бәяләде.

– Кешенең таланты ачылсын өчен өч нәрсә: шул кешенең нәселе, тирәлек һәм тәрбия кирәк дип әйтә иде ул. Чыннан да, анда боларның барысы да бар иде. Мәһдиев 1968 елда “Без – 41 нче ел балалары” повесте белән яңалык алып килде. Әдип башка берни язмаса да, шушы повесте белән истә калырлык иде, – диде ул. – Достоевскийның мәгълүм сүзләре бар бит: әгәр дә чит планета кешесе килеп, яшәешегезне күрсәтегез дип сораса, Сервантесның “Дон Кихот”ын укытыр идем, ди ул. Марсель Галиев исә, безнең халык турында сорасалар, Мәһдиевнең “Бәхилләшү” әсәрен әйтер идем, ди. Бу әсәр, дөрестән дә, татар халкының менталитетын күрсәтә.

Искә алу кичәсендә язучының кызы – Гәүһәр Хәсәнова да катнашты.  Гәүһәр ханым  үзенең әти кызы булуын эш белән дәлилләргә булган. Хәзер ул тәрҗемәче булып эшли.

– Әти күпкырлы шәхес иде. Аңа бәйле чаралар гел булып тора. Әтинең 10 томлык әсәрләре җыелмасы быел дөнья күрде. Бу 10 томлыкка аның публицистикасы да керде, алар әле дә актуаль, – диде ул. – Тукай әйткән бит: мин саф шагыйрь түгел, мин – җәмәгать эшлеклесе дә, мин – сәясәтче дә, минем колагым күпне ишетә, күзем күпне күрә, дигән. Әлеге сүзләрне әтигә атап та әйтер идем.

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү