ЭКСКЛЮЗИВ: Министр Марат ҖӘББАРОВ белән интервью

Сентябрь аенда Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге тармакны 20 елдан артык җитәкләп, Дәүләт Советына киткән Марат Әхмәтовны 36 яшьлек Марат Җаббаров алыштырды. Моңа кадәр ул “Бөреле” хуҗалыгы җитәкчесе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, Буа районы хакимияте башлыгы булып эшләде. Министрлык эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр нинди булачак? Авыл өчен иң мөһиме нәрсә? Кызыксынулары нидә?  Министр вазифасында беренче интервьюсын Марат ҖӘББАРОВ “ВТ”га бирде.

– Марат Азатович, үзегезне шәһәр егете дип саныйсызмы, авылныкымы? Авыл хуҗалыгына мәхәббәт балачактан киләме?

– Мин шәһәр егете түгел. Чистай шәһәрендә тусам да, миңа 3–4 ай булганда, әтинең эше буенча без башта Ютазы, аннары Биектау районына күчендек. Үземне аңлый башлавым, балалар бакчасы, мәктәбем – барысы да Биектау районына карый.

Тәпи йөри башлауга, әти мине үзеннән калдырмады. Эштә дә, кырда да, бәйрәмдә дә, дуслары белән очрашканда да – бөтен җирдә сөйләшүләр нигездә авыл турында була иде, ә мин – һәрвакыт аның янында. Әти дә, бабай да авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән, хуҗалык җитәкчеләре, минем дә язмышым шулай булып чыкты.

– Хәзерге көндә алар белән киңәшәсезме, сүзләрен тыңлыйсызмы?

– Киңәшү үк дип әйтеп булмый, шулай да чәй эчкәндә, ял иткәндә сөйләшәбез. Әтинең авыл хуҗалыгыннан киткәненә дә унбиш еллап бар бит инде. Мөнәсәбәт тә, технологияләр дә, күп әйберләр үзгәрде шул вакыт эчендә. Әти минем эшкә беркайчан да тыгылмады, болай эшлә, тегеләй эшлә, дип, акыл өйрәтмәде.

– Сезне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министр урынбасары вазифасына “Бөреле” хуҗалыгында кырда узган киңәшмә вакытында ук билгеләп киткән дип сөйлиләр. Бу сүз дөресме?

– Мин ул вакытта Биектауда “Бөреле” хуҗалыгын инде ун еллап җитәкли идем. Министр урынбасары Айдар Сәлаховның Минзәлә районы башлыгы булып киткән чагы.   Күчмә киңәшмә вакытында Марат Готовичка Президент: “Әйдә, Маратны алыйк, эшләп карасын әле”, – диде.

– Әлеге карарны ничек кабул иттегез, сез аңа әзер идегезме?

– Президент әйткән сүзгә каршы килеп булмый (елмая). Президент та, Марат Әхмәтов та һәрвакыт дөрес юлны күрсәтәләр, тәҗрибәле, зирәк кешеләр. Гел ярдәм итеп торалар, рәхмәт. Үзебез дә тырыштык – сүз дә юк, анысы булмаса, игътибар итмәсләр иде.

– Икътисад институтын тәмамлагансыз. Шул юнәлештә китәргә, заманча бизнес төзергә мөмкинлегегез дә булгандыр, ә сез авыл хуҗалыгын сайлагансыз…

– Минем андый уйлар уйларга вакытым да булмады. Әйе, дуслар арасында да эшмәкәрләр күп, без 3–4 кеше генә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшлибез. Туганнан бирле гел бер мохиттә яшәдем – авыл мохитендә. Әти кечкенәдән комбайнга, тракторга, “КамАЗ”га утыртып җибәрә иде. Мин башка төрле тормышны белмим дә. Шуңа күрә башка эш сайлап була, дигән уй кереп тә карамады.

– Үзегезне авыл тормышын, авыл кешесенең холкын, психологиясен яхшы беләм дип саныйсызмы?

– Беләм дип уйлыйм. Район башлыгы булып эшләгәндә дә төп юнәлеш авыл хуҗалыгы булды. Өстенлекле бурычлар да авыл кешесе тормышын яхшыртуга бәйле иде. Күп программаларны башлаганда, авыл халкы белән очрашып, утырып сөйләшеп, киңәшеп эшләдек.

Буа районы хакимияте башлыгы булып эшләгән чорда иң зур уңышыгыз дип нәрсәне саныйсыз?

– Районда бала туганнан алып кешене җирләүгә кадәр бөтен эш хакимият белән бәйле. Бала тудыру йорты да, хастаханәсе дә, клубы да, юлы да, суы да – барысы да хакимият эшеннән тора. Без барлык юнәлешләрдә күп эшләдек. Шәһәр дә бик матурайды. Үзебез өч елга дип төзегән программа буенча 90 процент эш эшләнде дип әйтеп була. Беркем белән дә конфликтка кермәдем. Урынбасарлар, җирле үзидарә башлыклары, предприятиеләр, халык – бер команда булып, килешеп эшләдек.

– Сез – әле чагыштырмача яшь кеше – вице-премьер, республиканың иң төп министрлыгын җитәклисез. Бик авыр йөк түгелме?

– Җиңел түгел. Бәлки мин әле аның ни дәрәҗәдә авыр булуын аңлап та бетермимдер. Урынбасар булганда бер төрле иде, министр вазифасы – бөтенләй зур җаваплылык. Вакыт бик тиз үзгәрә, яңалыкларны кертергә өлгерергә, заманнан артта калмаска кирәк. Районнарга йөрим, инвесторлар белән очрашам, көн саен берәр яңа әйбер беләм. Мәгълүмат бик күп, аларны өйрәнәм, төшенергә тырышам. Шуңа бәйле рәвештә планнарны да үзгәртергә туры килә.

– Авыл хуҗалыгы өлкәсендә соңгы елларда үзгәрешләр шактый булды. Сез тагын ниндидер яңалыклар кирәк дип саныйсызмы?

– Берсүзсез кирәк. Әлегә киңәшәбез, уйлашабыз, мәгълүмат туплыйбыз. Ул фикерләрне кәгазьгә төшереп, Президентка күрсәткәннән соң, еллык коллегия вакытында, бәлки бераз иртәрәк,  игълан итәрбез дип уйлыйм.

Бу эштә бүген уйладым да башладым дип булмый. Бөтен әйбер финанска бәйләнгән. Киләсе елга бюджет инде планлаштырылган. 2020 елда әллә ни үзгәрмәс. Без планлаштырган программа-яңалыкларны, ел буе әзерләнеп, хуҗалыкларны әзерләп, финанс ягын карап, 2021 елдан кертә башларга исәп.

– Алай да өстенлекле юнәлеш нинди булачак?

– Һәрберсе үзенчә мөһим. Сөтчелек буенча да планнар бар. Безгә яңа компанияләр керергә тели. Әле эшләүче кайбер проблемалы компанияләр белән дә ныграк эшләргә кирәк. Кадрлар әзерләү – иң әһәмиятле сорауларның берсе. Безнең хуҗалыкларның икътисад юнәлешләре авыррак бара. Хәзер бик күп төрле заманча яңа программалар бар, шул ук бухгалтерия эшендә кулланылырга мөмкиннәр. Акча санарга өйрәтәсе килә. Чөнки күп җирдә әле финанс мәсьәләсенең төбенә төшеп анализламыйлар. Өстән-өстән генә эш йөрткәч, күрсәткечләр дә башка төрле. Ә бит шул ук акчаны санарга өйрәнеп тә – каядыр киметеп, каядыр арттырып – шактый зур нәтиҗәләргә ирешергә була.

Фермерлар белән эшләргә кирәк. “Заемнар бирмиләр, дәүләт ярдәме җитәрлек түгел”, – дип зарланып йөрүчеләре бар. Тикшерә башлыйсың – үзләренең үк документларны дөрес тутырмавы, күп өлешен күрсәтми калдырулары, “конверт”ка эшләүләре ачыклана. Андый күрсәткечләр белән банкларда ничек ышаныч казанырга кирәк? Яшереп калдырып эшләгәндә, акча кесәгә керә, ә икътисади күрсәткечләр начар булып күренә, шуңа күрә кредит та, заем да алып булмый, грантлар да дәгъвалый алмыйсың. Менә бу юнәлештә ныклап эшләргә кирәк. Халык бүген дөрес итеп эшләүнең күрсәтми эшләүгә караганда табышлырак, файдалырак булуын аңларга тиеш.

– Безнең илдә авыл хуҗалыгына, авыл кешесенә игътибар җитәрлек дәрәҗәдә дип уйлыйсызмы?

– Авылда эш булырга тиеш – иң мөһиме шул. Фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси хуҗалыклар – эшлим дигән кешегә төрле формаларны табарга була. Әйе, шактый уңайлы замана технологияләре яңа проблема да китереп чыгарды: элек дүрт кеше эшләгән эшкә хәзер бер генә кеше кирәк. Монысыннан беркая да китеп булмый. Әмма эш табарга мөмкин. Әйтик, шул ук Буа районын алыйк. Бер сезон эчендә без 1700 ташландык бакчадан 200не генә калдырдык. Актив кешеләрне таптык, алар җирләрне алып, кишер, чөгендер, бәрәңге, печән, җиләк-җимеш үстереп урнаштыра башлады. Бер кеше 10–15 участокны алды. Нигездә, яшьләр. Авыллар да матураеп китте, кешеләргә эш тә булды. Теплицалар ясау буенча нинди генә программалар юк. Сарык үстерәм дисәң дә, тавыклар алсаң да – эшлим дисәң, бөтен мөмкинлекләр бар.

– Халык белән эшләгәндә төп кагыйдәгез нинди?

– Кешене тыңларга, ишетергә кирәк. Авылларда халык җыеннарын ешрак үткәрергә. Сораулар күп, аларга җавап бирү мөһим. Әйе, сораган бөтен әйберне бер көндә эшләп тә булмый. Нәрсәдер шундук хәл ителә, кайсыдыр сорауны хәл итү өчен вакыт, финанс кирәк. Тик эшләнми торган эш юк.

Аннары, халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Әйтик, шул ук үзара салым акчасы турында. Аны бар кеше аңлап та бетерми. Буа районында мин килгәндә, бюджет ярдәме белән, әлеге программа буенча 12–13 миллион сум акча җыела иде. Бер ел эчендә бөтен авылларны йөреп чыгып, кешеләр белән сөйләшү нәтиҗәсендә, без ул сумманы 67 миллионга җиткердек! Күпме эш эшләдек! Районның күп авылларында юлы да, суы да бар, ут чыбыклары да алмаштырылды. Кирәкле эшләр эшләнелде. 500–700 сум җыя башлаган идек, хәзер 100 сумга калдырдылар. Анысы да вак-төяк эшләргә булып торсын дип.  Үзгәрешләрне күреп, халыкның кәефе дә күтәрелә. Кунагың килсә дә, балаң кайтса да, авылга килеп керү үк башкача. 2019 елда ташландык йортлар буенча зур эш башлаган идек, аны дәвам иттерерләр дип уйлыйм. Ул йортларның җирләрен хакимият исеменә рәсмиләштереп, чистартып, утын, суын уздырып, күп балалы гаиләләргә бирергә була бит. Коммуникацияләр турында уйлыйсы юк, әзер участоклар. Тик бу эшләрне берничек тә үз белдегең белән генә эшләргә ярамый, авыл халкы белән уртага салып сөйләшсәң генә, нәтиҗәле булачак.

– Гаилә хәлегез?

– Өйләнгән. Ике бала үстерәбез. Малайга декабрьдә 8 тула, кызыма – 5 яшь.

– Татарчагыз бик әйбәт. Өйдә сөйләшәсезме?

– Татар теле – гаиләдә төп сөйләм телебез.

– Хоббиегыз бармы?

– Раритет машиналар җыям. 25ләп шундый машинам бар.

– Яраткан җырчыларыгыз бармы?

– Алинә Шәрипҗанова, Филүс Каһиров бик ошый.

– Үзегезнең иҗади сәләтегез бармы?

– Юк. Мәктәптә укыганда, 3 ел баянга йөргән идем, анысын да ташладым. Әни теләге буенча гына йөргән идем, үзем теләп түгел.

– Китаплар укыйсызмы?

– Укыйм. Машинада да һәрвакыт китап йөри, айпадта да электрон китаплар тупланмасы бар.

– Тормыш девизыгыз бармы?

– Юк әле. Олыгайгач килер, мөгаен.

– Иң зур хыялыгыз, теләгегез нинди?

– Район башлыгы булып билгеләнгәч, беренче эш итеп демографик хәлне анализладым. Ел саен районнан 1000 кешенең китүе ачыкланды. Иң зур теләгем шул санны максималь киметү иде: халыкка эш урыннары булсын, яңа гаиләләр корылсын, аерылышучылар кимесен, балалар күбрәк тусын, яңа йортлар салынсын, дип тырыштык. Менә бу елның ахырын көтәм әле, үзем өчен кызык: нәтиҗәсе нинди булыр икән? Хәзер шул теләгем 43 тапкыр артты!

Гөлнара САБИРОВА


Фикер өстәү