Марат Кәбиров: «Теге сүзем өчен гаепләүчеләрне аңлыйм»

Бер әңгәмә вакытында: “Татарның әдәбият белән сәнгатьтән башка бер нәрсәсе дә юк бит”, – дип ычкындырган идем, өнәп җитмәделәр. Йөземә бәреп әйтүче булмаса да, социаль челтәрләрдә: “Безнең бөтен нәрсәбез дә бар, без – зур милләт”, – дип, халыкның олылыгын күрмәүдә гаепләделәр. Нахакка, әлбәттә… Күрәм мин аны… Ләкин…

Гомер эчендә бер татарча китап ачып карамаган кешеләр: “Бездә укырлык нәрсә юк бит”, – дип сыкранса да, татар әдәбияты бар. Тарихы да зур. Бүгенгесе дә: “Менә бу – татар китабы, монысы – татар язучысы”, – дип күрсәтерлек. Сыйфаты да начар түгел. Әлбәттә, кулына каләм алган һәр автор яхшы язучы була алмый. “Әйбәт язучы” дигән даны чыкканнар да гел генә шедевр бирмәскә мөмкин. Өстәвенә соңгы чорда “әдәбият” төшенчәсе бездә дә беркадәр үзгәрә: әсәрләрне ким дигәндә ике төргә бүлеп карарга мөмкин – нәфис әдәбият һәм беллетристика. “Нәфис әдәбият” дип мин югары зәвыклы даирә өчен язылган җитди әсәрләрне әйтәм. Алар популяр булырга да, булмаска да мөмкин, әмма әдәбиятның дәрәҗәсен нәкъ шулар билгели – яңа темалар, яңа алымнар, яңа формалар белән баета. Бу яңалыкларның күбесе акрынлап беллетристикага да үтеп керә, аның да дәрәҗәсен күтәрә.

https://vatantat.ru/2019/11/nizaglashu-kemg%d3%99-kir%d3%99k-marat-k%d3%99birov-ujlanulary/

“Беллетристика” дигәнем ул – күңел ачу әдәбияты. “Маскульт” дип тә йөртәләр бугай. Хәреф таный белүче соры масса өчен язылган әсәрләр, кыскасы. Аларга таләп зур түгел – чиле-пешле тел белән шаблон буенча мең тапкыр кабатланган темаларга язылырга да мөмкин, бары тик мавыктыргыч кына булсын. Ләкин бу бүленеш катып калган нәрсә түгел, ул туктаусыз хәрәкәттә. Шул хәрәкәт нәтиҗәсендә, беллетристика беркадәр җитдиләнә, ә нәфис әдәбият мавыктыргыч булырга омтыла… Кыскасы… Татарда әдәбият бар һәм аның хакында бик озак сөйләргә мөмкин.

Татарда театр бар. Театрлар: “Юньле пьесса табып булмый”, – дип зарлана, драматурглар: “Нинди шедевр язсак та, режиссерлар аны куймый”, – дип борчыла. Ләкин спектакльләр уйнала тора, халык йөри тора. “Менә бу –  татарныкы”, – дип күрсәтерлек режиссерлар да, драматурглар да, актерлар да, башкасы да бар.

Татар эстрадасы да эшли. Җырчылар үсә, эзләнә… Милли нигездә яңалык уйлап таба алмаганы, ерактарак яшәп, тавышлары монда кадәр үк ишетелми торган чит халык җырчыларының әсәрләрен дә чәлдергәли. Без, шатланып, кул чабабыз. Шул рәвешле татар моңы урынына ниндидер суррогат музыка хакимлеге борын төртә. Үз моңыбызны дәвам иттерергә теләүчеләр дә җитәрлек. Тик ничек кенә булмасын: “Менә бу – татар җыры, ә бу – татар җырчысы”, – дип әйтә алабыз.

Башка төрләрен санап тормыйм инде, татарда әдәбият белән сәнгать барлыгына тулысынча ышану өчен җитәрлек булды бугай. Тагын журналистика бар әле. Мөмкинлегенә күрә бик яхшы эшли. Тагы нәрсәләр бар? Озак кына уйласаң, татарныкы дип әйтерлек берничә өлкәне өстәп буладыр инде ул…

Авыл хуҗалыгы бар. Әлбәттә инде, татарны авылсыз, иген игү, мал асраудан башка күз алдына да китереп булмый. Авылы бар инде татарның. “Татар рухын авыллар саклап калды”, – дип әйтүчеләр дә хаклы. Элек чынлап та шулай иде. Ә хәзер? Авылы бар инде аның, тик рухы бик сизелми бугай. Һәрхәлдә, авылга кайткан оныклар хәзер татарча сөйләшергә өйрәнеп килми, алар әби-бабайларының русчасын камилләштерә. Хуҗалыгы да төрле җирдә төрлечә. Әлбәттә, матбугат чараларында кайвакыт “фәлән кадәр уңыш алынды” кебегрәк язмалар күренгәли. Уңышын бик күргән юк. Бәлки, мин беркадәр тар карашлыдыр инде… Тик шәһәр базарларына чыксам, бәрәңге, помидор, кыяр, суган ише нәрсәләрне татар түгел, ә тау яки дала ягыннан килгән чит халык үстереп сатадыр кебек күренә. Шул базарга чыккан саен, үземне чит илдән урап кайткандай тоям. Хәер, монысы азык-төлеккә генә кагылмый. Бардыр инде ул татарның да сәүдәгәрләре. Белмим, бәлки, алар чит җирләрдә сату итәдер…

“Инглиз математигы шундый-шундый ачыш ясаган”, – дигән җөмләне очратсам, бик гадәти булып тоела. Ә менә “татар математигы” сәер яңгырый. Чөнки юк татарның математикасы. Математиклары бар, тик алар башка милләткә хезмәт итә. Бездә хәтта математика терминнарын аңлатучы сүзлекләр дә… Кайчандыр, кайдадыр бар иде бугай инде ул… Тик озак эзләргә кирәк. Анда да табуың икеле.

Медицинаны әйтеп тә торасы түгел. Андый өлкә юк татарда. Бу өлкәдә эшләүче белгечләр күп, тик ул медицинаның үзе дә, сүзләре дә татарныкы түгел. Фән… Сәнәгать… Икътисад… Гомумән, бу өлкәләрнең берсендә дә: “Менә бу татарныкы”, – диярлек чут юк. Шул рәвешле, чынлап та татарлыкны билгели алырлык ике генә нәрсә кала: әдәбият, сәнгать.

Аңлыйм инде мин, дәүләте булмаган халык эшчәнлек даирәсен киңәйтә алмый. Нигездә, әдәбият һәм сәнгать өлкәләре белән генә чикләнергә мәҗбүр. Ләкин башка тармакларга, әйтик, нефть чыгару, авыл хуҗалыгы һ.б. өлкәләргә караган терминнарны билгеләрлек сүзлекләр булдырырга мөмкиндер бит. Әллә хәзер без булдырмый башладыкмы?

https://vatantat.ru/2019/10/marat-k%d3%99birov-minem-i%d2%a3-zur-kimchelegem-d%d3%99%d2%afl%d3%99tem-yuk/

Бер мәлне медицина темасына язарга туры килде… Бу темага кагылышлы әсәрләрне укыганда: “Ник шулай өстән-өстән генә язалар, әйтик, операция барышын җентеклерәк тасвирлаганда, әсәр көчәеп китәр иде бит”, – дип уйлаган чаклар бар иде. Тик үзем тотынгач белдем. Бу авторның белеме белән бәйле түгел, барсы да гади икән. Операция барышын татар телендә җентекләп сурәтләү мөмкинлеге юк – сүзләр җитми. Ә сүзлекләр яки нәшер ителмәгән, яки адәм кулы җитәр җирдә түгел. Менә бу терминнарны ничек әдәби әсәргә кертеп була: “декомпрессивная трепанация черепа”, “цереброспинальная жидкость”, “гематома”? Совет чорында чыккан сүзлекләрдә “травма-травма” рәвешендәге сүзләр мыжгып тора. Белмим, аны гонорары күбрәк булсын дип өстәгәннәрме икән. Әлбәттә, “телефон” яки “компьютер” кебек халыкара кулланышка кергән сүзләрне тәрҗемә итеп азаплану, бәлки, кирәкмидер дә.

Тел галимнәре бер заман бик эшлекле кыяфәт чыгарып, матбугат әһелләре белән очрашулар да үткәргәннәр иде. Журналистлар белән сөйләшүләре проблеманы өйрәнү өчен идеме, әллә игътибар җәлеп итү өчен генәме – хәзер бик аңлашылып җитми. Хәер, тел галимнәрен бик гаепләп тә булмый бугай. Дөнья күргән сүзлекләр дә, нәшер ителүне көтеп ятканнары да күп, диләр. Эш бара, димәк. “Татар” сүзе белән бәйле эшләрдә ясалма авырлыклар да еш килеп чыгучан. Өстәвенә татар галиме, нинди ачыш ясаса да, аны үз телендә яклау хокукыннан мәхрүм. Берничә калын китап чыгару өчен республиканың акчасы да җитмәскә мөмкин… Сәер хәлләр булгалый бит инде татар дөньясында. Ләкин бу сүзлекләргә ихтыяҗ зур. Сүзлекләрнең электрон варианты да кирәк, алар теләгән һәр кешенең кулы җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Чөнки бу – телнең куллану даирәсен киңәйтүнең бер юнәлеше.

Иң башта сүз булган, диләр. Сүз бар икән, димәк, аның эшкә ашуына һәм нәтиҗә бирүенә өмет бар. Гамәлгә ашу кичегергә дә мөмкин, ә өмет һәр дәвердә булырга тиеш.

Ә теге сүзем өчен гаепләүчеләрне аңлыйм. Халкыбызны зур, камил итеп күрәселәре килә инде. Бәхәсләшә торган нәрсә түгел. Зур булып күренергә телисең икән, зур булырга кирәк… һич югы шуңа омтылырга…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү