“Кешенеке кирәкми, үзебезнекен бирмибез”

“Икенче елга килүегезгә Казанда Сөембикәгә һәйкәл булачак”. Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре җыенында, Казахстанның халык рәссамы, күренекле милләттәшебез Камил Муллашевны республикабызның “Дуслык” ордены белән бүләкләгәндә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде. Сөембикә сынын ясаган өлкән рәссам өчен генә түгел, гомумән, татар дәүләтчелегенең бүгенгесен һәм киләчәген кайгырткан һәр ватандашыбыз күңеленә бу хәбәр сары май булып яткандыр.

Җыенда Россиянең 63 төбәгеннән, 29 чит илдән килгән алты йөздән артык эшкуар, ширкәт, предприятие җитәкчеләре, милли оешма рәисләре, күренекле шәхесләребез катнашты. Шушындый мәртәбәле җыелышларда Татарстан Президенты өстенлекле эш юнәлешләрен, беренчел бурычларны билгели. Бу юлы да шулай булды. Татарстанның йөз еллыгын бәйрәм итүне башлап җибәрүгә старт бирелгән көнгә туры китереп, Җир шарының татарлар яшәгән бөтен төбәкләреннән вәкилләр җыю, Сөембикә-ханбикәнең тууына 500 ел тулуга багышлап күргәзмә, әдәби-музыкаль кичә оештыру асылда татар дәүләтчелегенең күп гасырлык тарихы барлыгын дөнья җәмәгатьчеленә күрсәтү ул. Ягъни дәүләтчелеге өзлегеп торган шомлы гасырлар булса да, милләтебез исән-сау, замана шаукымнарына бирешмичә, яшәвен дәвам итә.

Пленар утырышта Бөтендөнья Татар конгрессы каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Татарстан Республикасы, татар халкы XXI гасырның утызынчы елларында да Президент статусын саклаган хәлдә, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә киләчәккә барырга тели, дип белдерде. Утырыш барышында бу тәкъдимне башка делегатлар да хуплап чыкты. Президентның чыгышы хәер-фатиха бирүе белән генә түгел, алда торган максат-бурычларны күрсәтүе белән истә кала. Бу юлы да шулай булды.

– Милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, телебезне сакларга, үстерергә нәкъ менә сезнең кебек кешеләр кирәк. Сезнең һәрберегезгә бик зур рәхмәт! Шөкер, безнең татар кешесе беркайда да: Башкортстанда, Әстерханда, Төмәндә, Оренбургта, хәтта Америкада да югалмый. Һәммәгез – үзегез торган җирдә кирәкле, файдалы, булдыклы кеше. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз! Әлбәттә, Татарстан, Казан – татарларның кыйбласы. Шуңа күрә сезне Татар конгрессы канаты астында, башка программалар буенча да туплап, җыеп торырга тырышабыз. Бәлкем без эшләп тә бетермибездер. Сезне ешрак та җыярга исәп. Теләгебез зур. Нәрсә генә эшләсәк тә, бергә эшләргә кирәк! Акча кирәк инде ул. Әгәр бизнесменнарыбызның эше уңай барса, аларның мәчеткә, милли мәгарифне, милли мәдәниятне үстерүгә булышу мөмкинлеге арта. Бу юнәлештә тырышлык куюгыз бик дөрес, – дип сөйләде Президент. – Сез биредә кунак түгел. Сезнең өегез – Татарстан! Кайчан килсәгез дә, ничек килсәгез дә – сез монда иң кадерле кешеләр. Бергә булыйк! Бергә булсак көчле булабыз. Озакламый илебездә җан исәбе алачаклар. Безгә кешенеке кирәк түгел, тик үзебезнекен башкаларга бирмибез. Дөрес саналган булсын. Без татарлар илдәге халык саны буенча икенче урында калырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында республикабызның елны уңышлы гына тәмамлап килүен, аерым алганда, төрле программалар булдырып, авылларыбызны саклап калырга, яшәтергә тырышуыбызны бәян итте. Милли мәгарифебезне саклап калу юлында дәреслекләр, методик әсбаплар язылуына, милли ризыкларыбызның халкыбыз байлыгы булуына тукталуы да бик урынлы булды.

Әлбәттә, мондый җыеннар, беренче чиратта, үзара багланышларны ныгыту, киңәйтү җәһәтеннән мөһим. Төбәкләрдән килгән вәкилләр бу хакта нәрсә уйлый, бу җыеннан нәрсә көтә соң?

Ранэль Зиннәтуллин, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле:

– Мин бу җыенга 2015 елда Хабаровскидан делегеат булып килгән идем. Конгресста эшләгәндә оештыру эшләрендә катнаштым. Хәзер Башкортстаннан вәкил булып киләм. Шуңа күрә бу җыеннарны өч яктан бәяли алам.  Ел саен үзгәрә. Берүк кешеләр түгел, төрле эшкуарлар килә. Эшкуарлар бирегә килеп дәртләнеп кайтып китә. Яңа эшләргә алыну гына түгел, туган телен белмәгән, белеп бетермәгән милләттәшләребездә ана телен өйрәнү омтылышы туа. Мондый очрашу-аралашулардан соң, башка өлкәләргә барып, үз эшен ачучы эшкуарлар да арта. Министрлар, оешма җитәкчеләре белән очрашу өчен дә форсат-мәйданчык бу. Башкортстанда кызыклы проектлар күрсәм, аларны Казанга алып килеп күрсәтми калмыйм. Әле менә күптән түгел генә Башкортстанда Татарстан эшкуарлары көне уздырдык. Хәзер Башкортстан эшкуарлары, әйдәгез, җавап визиты белән Татарстанга барып шундый чара оештырабыз, ди. Хәзер миңа Самара, Оренбург өлкәләре, Удмуртия Республикасы белән эшләүне дә тапшырдылар. Яңа елдан эшем тагын да артачак.

Сәлим Назин, Пермь крае татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары:

– Без дә Ык буе авыллары Сабан туен күреп, Ирен буе авыллары Сабан туе уздыра башладык. Быел аны Күнгүр районының Тортүз авылында уздырырга исәплибез. Алмаз Кавыев дигән актив егетебез, булдыклы эшкуарыбыз әле генә үз өстенә яңа вазифа алды.

Фәрит Фарисов, Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе:

– Багланышларны арттыру, яңа элемтәләр урнаштыру ягыннан бу җыенның әһәмияте бәяләп бетергесез. Халык санына әзерлек уңаеннан Президентыбыз үтемле итеп әйтте. Мәскәүдә узачак федераль Сабан туе да зур тырышлык таләп итәчәк. ТАССР оешуның йөз еллыгы ил башкаласында да зурлап  билгеләнеп үтәргә тиеш, билгеле. Без хәзер менә шуларны иң зур, өстенлекле юнәлешләр итеп кабул иттек

Рәшит Минһаҗ

 

 

 


Фикер өстәү