Зәй районында Кашаповлар гаиләсе көрәшче уллары истәлегенә авыл чишмәсен төзекләндергән

Зәй районының Сармашбаш авылында Гөлфия һәм Әсхәт Кашаповлар авыл чишмәсен төзекләндереп, аңа бик яшьли гүр иясе булган сөекле уллары исемен биргәннәр.

Айзат чишмәсен алар уллары Азат һәм Айдар белән бергәләшеп карыйлар. Кашаповлар гаиләсе чишмәгә металл сайдингтан  өйчек ясап куйган. Моңа кадәр үзара салым акчасына чишмә тирәли таш җәйгәннәр, улак урнаштырып, киртә тотканнар, беседка һәм ике күперчек ясаганнар.

Кашаповлар бу эшләрнең барысын да авыл халкы көче белән һәм үз акчаларына башкарып чыккан. Әлеге гаилә: «сүз белән түгел, эш белән ярдәм итәргә кирәк» дигән принцип буенча яши. Аларның эшләре  авыл халкы өчен дә, уллары өчен дә, аларның абыйлары Айзат истәлегенә дә багышланган.

Кызганыч, гаиләнең, зур өметләр баглаган яшь, хезмәт сөючән уллары Айзат яман шеш авыруыннан бик яшьли вафат була. Көрәшче ггет исән чагында чишмә янында вакыт үткәрергә яраткан Чишмә янын чистартып, карап тора торган була. Шуңа да авыл халкы, спортчылар, туган – тумачалары да чишмәгә Айзат исемен бирүгә каршы килми: «Улыбызның күңеле безнең белән янәшә булуына ышанабыз. Чишмәне караганга, аның үзгәрүенә сөенәдер», — дип уртаклашты Әсхәт һәм Гөлфия Кашаповлар.

Айзат 5 яшеннән Сабантуйларда бил алышып үсеп, яшүсмер чагыннан район данын яклап, республика турнирларында катнаша торган була. Зәйдә Айзат Кашапов истәлегенә яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча турнир да оештырыла.

ФОТО: zainsk-inform.ru

 


Фикер өстәү