“Аралашу җитми”. Владимир Путин журналистларның сорауларына җавап бирде

Кичә Россия Президенты Владимир Путин журналистларның сорауларына җавап бирде. Исегезгә төшерәбез, мондый төр матбугат очрашуын Ил башлыгы 2001 елдан бирле үткәрә. Быел унбишенче тапкыр уздырылган чарага 1895 кеше (узган ел 1702 журналист иде) теркәлгән иде. Бу юлы матбугат очрашуы 4 сәгать 19 минут дәвам итте. Президент 57 кешенең соравына җавап бирде. “ВТ” анда яңгыраган кызыклы фикерләрне тәкъдим итә.

Чүп турында

Узган еллардагы кебек, бу юлы да чүп мәсьәләсе читтә калмады. Владимир Путин фикеренчә, чүп эшкәртү заводлары Россиядә күбрәк булырга һәм алар иң заманча технологияләр буенча төзелергә тиеш.

– Кешеләргә бу оешмаларның ничек эшләячәген, алар янында яшәүче халыкка һәм әйләнә-тирәгә зыяны бармы-юкмы икәнлеген аңлатырга кирәк. Миңа калса, турыдан-туры аралашу җитми. Нәрсә һәм ничек үсеш аласын, кайда эшкәртелүен күрсәтергә кирәк, – диде ул.

Спортчылар турында

Россия спортчыларын халыкара ярышлардан, шул исәптән Олимпия Уеннарыннан читләштергән Халыкара допингка каршы көрәш агентлыгы (ВАДА) чыгарган карар буенча да берничә журналист сорау бирде. Владимир Путин фикеренчә, бу мәсьәләдә сәяси төсмер бар.

– ВАДАның бу карары Олимпия хартиясенә каршы килә. Әгәр хәзерге Олимпия комитетына дәгъва юк икән, ил командасы нейтраль флаг астында чыгыш ясарга тиеш түгел, дип язылган анда. Әгәр ВАДАның безнең комитетка дәгъвасы юк икән, Россия җыелмасы үз флагы астында чыгыш ясарга тиеш. Конкрет кешеләр белән эшләп, тәртипкә салыгыз, без булышырбыз. Миңа калса, монда ниндидер сәяси төсмер бар, – диде ул.

Шулай ук Президент допинг кулланган спортчыларга гына җәза бирергә кирәклеген әйтте.

– Теләсә нинди җәза индивидуаль булырга тиеш. Ул шулай булганда гына табигый һәм гадел була. Әгәр күпчелек спортчы ”чиста” икән, нигә аларга тияргә? – диде ул.

Авыл хуҗалыгы турында

Хәзерге вакытта Россия  дөнья базарын ашлык белән иң күп тәэмин итә торган ил булуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, Россия ашлыкны бик күп җитештерә, бу илгә бодай сату буенча халыкара базарда беренче урынны алырга мөмкинлек бирә.

– Авыл хуҗалыгы җитештерүе үсеше 46 процентны тәшкил итә. Бездә экспорт 2,6 тапкыр тирәсе артык, – диде ул.

Россия Президенты тышкы базарда 24 млрд долларлык авыл хуҗалыгы продукциясен сатканлыгын искәртте. Чит илләргә ашлык кына түгел, терлек, кош-корт, дуңгыз ите сату да арткан.

Медицина турында

Владимир Путин, медицина моделен үзгәртергә кирәкми, дип саный. Ул болай да канәгатьләнерлек темпларда үсә.

– Табибларның хезмәт хакы башка социаль өлкә хезмәткәрләренә караганда да югарырак. Мәҗбүри медицина иминиятенең 70 проценты хезмәт хакына китә. Тарифны арттырырга мөмкинме? Мөмкин, ләкин алай булганда товар бәяләре һәм инфляция артуга китерәчәк. Системаны үзгәртергә кирәкме? Әлбәттә! Бердәм окладның база өлешен үзгәртергә мөмкин. Ләкин аерым бер шартларда эшләгән өчен өстәмә акча түләнергә тиеш. Икътисад үскән саен социаль өлкәдә, шул исәптән медицинада хезмәт хакларын күтәрергә кирәк, – диде Президент.

Илкүләм проектлар турында  

Россия Президенты Владимир Путин илкүләм проектларның максатын яңадан карап чыгу кирәкми дип саный.

– Бернәрсәне дә яңадан карарга кирәк түгел. Бүгенге тормышны анализларга кирәк. Ничек кенә булмасын, кайбер төзәтмәләр кертергә туры киләчәк. Әмма максатларны яңадан карарга кирәк түгел, – диде Путин.

Төбәкләрдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен шәхси җаваплылык кертелгән, әмма “аны тагын да көчәйтергә, детальләштерергә була” дип саный ул.

– Максатка ирешү өчен конкрет ресурслар бүлеп бирелгән һәм инде кулланылышта булган шәхси җаваплылык беркетелгән. Бу юнәлешләр буенча без алга барырга тиеш. Бер урында таптанып торабызмы, әллә юкмы? Әлбәттә, беренче адымнан ук механизмнар булдырырга, норматив база кабул итәргә кирәк иде, – диде Президент.

Телләр турында

Алтай краеннан килгән журналистның соравына җавап биргәндә, Президент милли телләр турында да сүз әйтте.

– Алтай теле борынгы төрки телләргә керә. Ул барлык төрки телләрнең нигезе. Без, гомумән, милли мәдәният, телләр өйрәнүгә күбрәк игътибар бирергә тиешбез, – диде ул.

Соңрак, башка журналистның соравына җавап биргәндә, телләр һәм туган җир темасын кузгатып, болай диде:

– Кызганыч, безнең Россия халыклары телләре, мәдәнияте, йолалары белән проблемалар күп. Аларга игътибар аз бирәбез. Ә Россиядә яшәүче һәр кеше моның үз йорты икәнен тоемларга һәм аның башка йорты булмавын аңларга тиеш.

Президент әйтте

“Яңа пенсия реформасы әзерләнми, хәтта бу турыда сөйләшүләр дә бармый. Пенсия яше шулай ук кала. Моңа кадәр булган үзгәрешләр пенсионерларга берничек тә кагылмады. Киләсе елда пенсияләр 6,6 процентка артачак. Ә инфляция хәзерге вакытта 3,25 процентны тәшкил итә. Димәк, пенсия инфляциягә караганда ике тапкыр күбрәк булачак. Пенсияләрне индекцацияләү киләчәктә дә дәвам итәчәк”.

(Пенсия реформасы турында)

 Иң авыр вакыйгалар ул, әлбәттә, зур терактлар. Бу – Беслан һәм Дубровкадагы терактлар. Аларны бервакытта да онытмаячакмын”.

(Егерме ел эчендә булган иң авыр вакыйгалар турында)

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 


Фикер өстәү