Президент Яңа елны кем белән үткәрәчәк?

Журналистларга рәхмәт, “Безнең ишегалды” проекты буенча анкеталаштыру нәтиҗәләре, Рөстәм Миңнехановның бәйрәмгә планнары, чүп яндыру заводы Хөкүмәт йортында узган брифингта бу һәм башка темалар кузгатылды.

Бу атнада Татарстан Президенты чүп яндыру заводы төзелешенә каршы булучылар белән очрашу уздырырга кушкан иде. Кичә Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм экология министры Александр Шадриков алар белән күрешеп сөйләште. Рөстәм Нигъмәтуллин очрашуда, тәкъдимнәр булган очракта, Татарстанда калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасын үзгәртү мөмкин икәнен әйтте. Илсур Метшин сүзләренә караганда, Казан хакимияте калдыклар белән дөрес эш итү мәсьәләсендә экоактивистлар белән көчләрне берләштерергә әзер. Очрашудан соң шәһәр башлыгы улына йорт төзү өчен Новониколаевка бистәсендә җир алырга җыенганын тагын бер кат кабатлады. Чүп яндыру заводы әлеге бистә тирәсендә төзелергә мөмкин.

Лилия Галимовадан Рөстәм Миңнехановның да активистлар белән очрашуы күздә тотылмыймы дип кызыксындылар.

– Активистлар хакимият органнарының аларның сорауларына игътибар итмәвенә зарланган иде. Үзара диалог юк дип әйтү дөрес үк түгел, очрашулар булды. Президентның графигына ел азагына кадәр активистлар белән очрашу планга кертелмәгән, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. – Барлык гражданнарның да үз фикерен белдерү хокукы бар. Ул бары тик закон нигезендә булырга тиеш.

Асфальт җәелгән ишегалды, балалар өчен мәйданчыклар һәм тирә-юньне ут белән яктырту. “Безнең ишегалды” республика проектының анкеталаштыру нәтиҗәләре билгеле булды. Анкеталарны тикшерү сентябрьдән бирле – өч ай дәвамында башкарылды.

– Анкеталаштыру 18 шәһәр һәм бистәдә яшәүче 663 мең кешене колачлады. Иң күп анкеталар Казан, Чаллы һәм Түбән Камада яшәүчеләрдән килде, – дип сөйләде ул.

Татарстанда 28 декабрьдә эшләп, 31ендә ял итәргә тәкъдим итәләр. Президент халык белән киңәшләшеп әнә шундый карар чыгарды. Бәйрәм көнне Миңнеханов үзе кайда булачак соң? Лилия Галимова бу сорауга да җавап бирде.

– Әлбәттә, бу көнне Рөстәм Миңнеханов, гадәттәгечә, гаиләсе янында үткәрәчәк, – диде ул. – Яңа ел – Рөстәм Нургалиевич өчен көтеп алынган бәйрәм, аның, ниһаять, вакытны гаиләсе белән үткәрү мөмкинлеге булачак. Ә кайда буласын әйтә алмыйм, бу – шәхси сорау.

Президент Аппараты хезмәткәрләренең бәйрәм алды кичәсе исә мәдәни программадан торачак. “Быел безне Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына чакыралар. Симфоник концерт караячакбыз”, – диде Лилия Галимова.

Яңа елда яңа очрашулар теләп, брифингта катнашучы журналистлар Лилия Галимованы бәйрәм белән котлады. Ул исә мәгълүмат чаралары вәкилләренә эшләре өчен рәхмәт әйтеп: “Без аңлашып эшлибез, сорауларыгыз булса, 31е дә мөрәҗәгать итә аласыз”, – диде.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү