Татарстанда бер блогер ялгыз пенсионер фатирына бушлай ремонт ясаткан

Түбән Кама блогеры Олег Яфизов ялгыз пенсионер фатирына бушлай ремонт ясаткан. Баксаң, 92 яшьлек Ләбүдә Баязитованың күршеләре быел июль аенда, әбинең фатирына кичекмәстән ремонт кирәк, тик аңа акчасы юк шул, дип борчылып сөйләгән булган.

Әбекәйнең торагы турында борчылуны шушы блогер ишетеп алган. Ул, озак уйлап тормастан, хәләл акчасын һәм “Ариджинал” YouTube каналына язылучыларның ярдәмен эшкә җигеп, ремонтка тотынган. Ремонт эшләренең барышын камерага төшереп, үз сәхифәсенә урнаштырып барган. Пенсионер әбинең фатирын төзекләндерүгә төп-төгәл бер ай вакыт киткән. (ntr-24.ru)


Фикер өстәү