Яңа ел каникуллары бер көнгә озынайды

Яңа ел каникулы тагын бер көнгә озайды. Быел 31 декабрьдә дә ял итәбез. Аның каравы, киләсе шимбәдә, ягъни 28ендә эшкә чыгарга туры киләчәк. Халык белән киңәшләшкәннән соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый карар чыгарды. Тавыш бирүдә 260 мең тирәсе кеше катнашкан. Шулай итеп, барлыгы 9 көн ял итү мөмкинлеге барлыкка килде. Киләсе елның беренче эш көне 9 гыйнварга билгеләнгән. Ялларда ни эшләргә җыенасыз?

Алсу Әбелханова, Татарстанның атказанган артисты:

– Кияүгә чыкканчы, мин Яңа ел төнендә эшли идем. Әмма гаиләм барлыкка килгәч, үзгәрдем. Хәзер 31еннән 10сына кадәр беркая да бармыйм. Акча мөһим, тик тормышның башка якларын да күреп яши белергә кирәк. Ялларны ирем һәм балаларым белән уздырабыз. Башка елларда туган якларга кайтсак, быел шифаханәгә барырга җыенабыз.

 Ләбиб Лерон, язучы:

– Бу ялларны иҗат итәр өчен көтеп торам. Ел буе эшләнеп бетмәгән эшләр, язасы әсәрләр бар иде. Хәтта шигырь язарга да вакыт җитмәде. Кемдер ялларны яратмый. Ашау-эчү вакыты, диләр. Бу көннәрне кем ничек үткәрә бит. Гаиләсенә багышлаучылар да бардыр. Хатынымның әнисе кышларын бездә тора. Аның белән авылга кайтып килергә планлаштырабыз.

Рузилә Садыйкова, фельдшер:

– Озын ялларны яратмыйм. “Ашыгыч ярдәм”дә эшләгәч, кешеләрнең ничек ял иткәнен күреп торабыз. Күпләр бу көннәрне юкка әрәм итә. Ашап авыручылар да, эчеп агуланучылар да булгалый. Кыш көне болай да эш юк. Мин ул ялларны җәйгә калдырыр идем. Июнь аена куйсалар, күпме файда булыр иде.

Гөлназ Мөхәммәд, яучы:

– Минем өчен яллар юк, һәр көнне эшлим. Ә менә 31 декабрьне ял көне итүне хуплыйм. Гаилә бергә җыйнала, кунаклар килә, бу көннең ял көне булуы хәерлерәк. Урамда, кибетләрдә ыгы-зыгы булмасын өчен шулай кирәк. Дөрес, ыгы-зыгы элеккеге елларга караганда кимрәк. Тугыз көн ялга килгәндә, мин аны киметер идем. Эш кешесе, айның өчтән берен ял итеп, акчасыз кала. Яңа елдан соң да тормыш дәвам итә бит.

Владимир Вавилов, Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе җитәкчесе:

– Безнең хосписта көн саен бәйрәм. Кичә генә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов килеп концерт куеп китте. Аның чыгышы балаларга да, әти-әниләренә дә бик ошады. Бүген бездә – матурлык көне. Иртәдән кичкә кадәр оста чәчтарашлар балаларның, якыннарының чәчләрен матурлый. Бу да һәркемнең күңеленә шатлык өсти. Хосписта тормыш гөрләп тора. Яңа ел бәйрәмнәрендә өйдә утырырга җыенмыйм, эштә булачакмын. Хоспис икенче өем шикелле. 60 ятаклы икенче стационар төзелә башлады. Эш җитәрлек.

Фатих Сибагатуллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

– Бәйрәм көннәре гаилә белән бергә үтәчәк. Җыйнаулашып туган якка – Арча районының Апаз авылына кайтып килергә исәп. Кайбер кеше атна-ун көн ял иткәндә көнне ничек уздырырга белми аптырап бетә. Безнең алай түгел. Татарларның килеп чыгышы, тарихы буенча яңа китап әзерлим. Татарны “тартар” дип йөртүче кавемнәр бар. Андый милләт юк, була да алмый. Ул хакта тәфсилләп язылган җыентык киләсе елның беренче кварталында нәшер ителергә тиеш. Аны бер кат карап чыгасы бар. Элекке елларда чыкканнары халыкка таралып бетте.


Фикер өстәү