Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветеранына Рәхмәт хаты тапшырды

Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветераны Фәррах Хәйретдиновка Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Очрашу Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан оештырылды.

Рөстәм Миңнеханов ветеран белән аралашты, фронтовик бер атнадан үзенең туган көнен бәйрәм итәргә әзерләнүе хакында сөйләде. 28 декабрьдә аңа 101 яшь тулачак. Президент, графигы тыгыз булу сәбәпле, бәйрәмдә катнаша алмавын әйтте, әмма сак хезмәте ветеранына үзенең котлау сүзләрен җиткерергә вәгъдә итте.

Фәррах Хәйретдин улы Хәйретдинов – Бөек Ватан сугышы һәм янгын сагы ветераны. Ул хәрби разведкада хезмәт иткән, дүрт сугыш герое. Хәйретдинов үзенең сугышчан юлын Халкинголда башлап, Берлинга кадәр барып җиткән, аннары янә көнчыгышка әйләнеп кайткан.

1946 елда аны майор дәрәҗәсендә Казанга демобилизациялиләр. 1947 елда Синтетик каучук заводына аппаратчы булып урнаша. 1951 елда Синтетик каучук заводы каршындагы 13нче янгын частендә өлкән сержант дәрәҗәсендә бүлек командиры вазифасында эшкә керешә. 1970 елда лаеклы ялга китсә дә, 1995 елга кадәр эшләвен дәвам итә.

"Татар-Информ" 

Фикер өстәү