“Рубин”ның баш тренеры: “Мин Кыш бабай түгел”

“Рубин” 2020 елны яңа остаз белән каршы ала. Команданың баш тренеры итеп Леонид Слуцкий билгеләнде. ЦСКАда эшләгәндә өч мәртәбә ил чемпионы булып танылган белгеч Казан клубы белән биш еллык килешү төзегән. Бу – “Рубин”да яңа чор башлана дигән сүз.

 

Корбан Бәрдыев “Рубин”нан киткәч, аның урынына билгеләнгән Роман Шаронов яңа вазифасында нибары алты ай эшләп калды. Сезон башында футбол җәмәгатьчелеген үзенә карата алган яшь команданың уңышлары озак дәвам итмәде. Казан командасы кышкы каникулга 13 нче урында керде. Якташларыбыз 19 очрашуда нибары 19 очко туплый алды. Бу – “Рубин”ның премьер-лигадагы иң начар күрсәткече. Казан командасы нибары дүрт уенда җиңү яулап, 11 туп кертә алды. Чагыштыру өчен: “Зенит” һөҗүмчесе Артем Дзюба берүзе әнә шул кадәр уңышка ирешкән.

Кыскасы, Шароновның китүе гаҗәп түгел. Әмма бу очракта тагын бер нәрсәне искә алмый мөмкин түгел. Дөрес булса, яңа остаз Леонид Слуцкийны Казанга элегрәк тә чакырганнар. Ә Европада эш тапкан белгеч ризалык бирмәгән. Әлегә кадәр ул Голландиядәге “Витесс” командасын җитәкләде. Тик уңышсыз нәтиҗә аны вазифасыннан китәргә мәҗбүр итте. Шуңа күрә Шароновны Слуцкий килгән өчен эштән алдылар дип фаразларга да мөмкин. Беренчесен дүшәмбе җибәреп, икенчесе белән инде өч көн узуга ук килешү төзүләре дә әлеге фикергә игътибарны арттыра. Җитмәсә, килешү вакыты да биш елга исәпләнгән. Җиде кат үлчәмичә, мондый карарга килмиләр.

Леонид Слуцкий килешү астына имзасын куюга ук “Рубин”ның матбугат үзәге хәбәрчесенә үз фикерләрен уртаклашкан. Әлбәттә, яңа остаз Казанның спорттагы уңышлары турында белүен әйткән, бездәге шартларны мактап телгә алган, аңа игътибар биргәннәре өчен рәхмәт җиткергән.

– Минем әле турнир таблицасында мондый урын алып торган команданы кабул итеп алган юк иде. Хуш, монысы да яхшы тәҗрибә булачак. “Рубин” минем өчен һәрвакыт Россия футболының әйдәп баручылары арасында булды. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам, – дигән ул. – Без Рөстәм Сайманов (клубның генераль директоры. – Ред.) белән сөйләштек. Иң элек команданы премьер-лигада калдыру өчен тырышачакбыз. Аннары күз күрер. Киләсе ярты елда команданың нигезен барлыкка китерү бурычы да бар. Казанда спорт төрләре арасында зур көндәшлек барлыгын да беләм. Нәтиҗә генә түгел, тамашачы өчен дә көрәшәчәкбез.

“Рубин”ның клуб телевидениесе аша  Слуцкий Кыш бабай түгеллеген, әмма киләсе елда тамашачыны сөендерү өчен кулдан килгәнне эшләргә тырышачакларын әйткән. Футбол тамашачыларына бәйрәм күчтәнәче әлегә әнә шуннан гыйбарәт.

Шулай итеп, Казан командасы 2020 елга яңа тренер белән керә. Әлеге берлек ике як өчен дә файдалы. Соңгы елларда акча мәсьәләсендә авырлык кичергән клуб яңа тормышка әзерләнә. Күчеш чорын Шаронов белән узарга тиеш иделәр. Ул булдыра алмады, хәзер менә тәҗрибәлерәк белгечкә өметләнәләр. Слуцкий  ЦСКАда танылды. Әмма мәскәүләрнең уңышларын ул түгел, ә клуб президенты Евгений Гинерның абруена бәйләп аңлаталар. Европада артыгын майтара алмаган тренер үзенең осталыгын расларга тырышачак. Тәҗрибә мәйданчыгы итеп Казанны сайлады. Хәерлегә булсын. Бу юлы да килеп чыкмаса, футбол тамашачысы стадионга борылып та карамаячак.

 

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү