Аш бүлмәсенең дә сере бар

Хатын-кыз 18 ел гомерен аш бүлмәсендә уздыра! Daily Mail порталы белгечләре әнә шундый кызыклы нәтиҗә ясаган. Баксаң, 18 һәм 81 яшь аралыгындагы гүзәл затлар ашарга әзерләүгә көн саен якынча алты сәгать вакытын сарыф итә икән. Әле бит аш бүлмәсен чисталыкта да тотасы килә! Барысына да ничек җитешергә? Гади генә кагыйдәләрне белсәң, аш бүлмәсендәге тормышны күпкә җиңеләйтергә мөмкин, дип ышандыра белгечләр.

Ипи искермәсен өчен ул салынган савыт читенә чи бәрәңге, алма куегыз, йә булмаса, чеметеп кенә тоз сибегез.

Балык яки ит кыздырганнан соң бөтен өйгә таралган авыр истән серкә (уксус) коткарачак. Моның өчен табага ике аш кашыгы серкә салып, шуны парга әйләнеп беткәнче кайнатырга кирәк. Ул тәмәке исеннән дә коткара. Тәмәке исе тулган бүлмәгән серкә салынган тәлинкә куеп калдырсаң, иртәнге якта авыр иснең эзе дә калмас. Лимон кабыгын кәстрүлгә салып кайнатсаң, аш бүлмәсендә цитруслылар исе киләчәк.

Духовкага ябышкан май һәм көйгән тапларны бетерү өчен, кичтән аның ян-якларына нашатырь спирты тидереп чыгыгыз. Иртән аны чиста чүпрәк белән сөртеп кенә аласы булачак.

Иске термостан килгән авыр исне бетерим дисәң, эченә ике аш кашыгы дөге сибеп, өстенә бер стакан су салып куегыз. Берничә сәгатьтән соң дөгене ташлап, термосны яхшылап юыгыз. Термоста бер генә ят ис тә калмас. Дөге аны үзенә сеңдерә.

Майонезның зыяны турында әледән-әле ишетеп торабыз. Шулай да аннан баш тартырга ашыкмыйбыз. Кайбер ризыклар нәкъ менә шуны салгач, тәмле була шул. Ә бит майонезны йорт шартларында да ясарга мөмкин. Моның өчен бер кечкенә банка каймакка ике чәй кашыгы гәрчич белән бер пешкән йомырка сарысы кушып болгатырга гына кирәк.

Каты су белән юылган бокал-стаканнарда пәйда булган ак тапларны 70 процентлы серкә эссенциясе ярдәмендә чистартырга мөмкин. Моның

өчен ярты стакан суга ике аш кашыгы серкә эссенциясе салып, шул катнашманы савыт-сабаның ак таплы урыннарына сөртеп, 5 минут тотарга кирәк. Ахырдан аларны яхшылап юарга да онытмагыз.

Сыр уар алдыннан угычны үсемлек мае белән майласагыз, ул калдырган ак таплардан җиңелрәк котылырсыз.

Итне кыздырыр алдыннан ясалган маринад еш кына савыт карыйларында, төбендә кала. Шуңа күрә ул кайчак иткә сеңәргә дә өлгерми. Мондый хатадан саклану өчен маринадка манылган итне полиэтилен пакетка салып, һавасын чыгарып, бәйләп куегыз.

Суыткычтан ит алып калырга оныткансызмы? Кайгырмагыз! Аны бик тиз генә җебетеп, тиз арада ашарга пешерергә мөмкин. Иң элек ике алюмин кәстрүл алып, берсен астын өскә әйләндерегез, икенчесенә җылы су тутырыгыз. Төбе өске якта калган кәстрүл астына итне тыгып куегыз да, шуның өстенә су салынганын утыртыгыз. Биш минут эчендә ит җебегән булачак. Сере бик гади: алюмин җылылыкны яхшы үткәрә. Нәтиҗәдә, ит тә тизрәк җеби.

Тавык ите аеруча тәмле булып кызсын дисәң, аңа шикәр (!) дә өстәргә кирәк. Ризыкның тәмлелеге анда тозлы, баллы, ачы тәмнәрнең берьюлы булуына бәйле. Шуңа күрә ит ризыклары әзерләгәндә дә шикәр салырга киңәш ителә. Кыздырылган тавыкка аеруча килешә ул. Аз гына суга бер үк күләмдә тоз һәм шикәр салып болгатыгыз. Соңрак шуны кыздырасы тавык кисәкләренә сылап, яраткан тәмләткечләрегезне сибегез.

Калай табадагы (противень) көйгән урыннарны чистарту өчен 1 аш кашыгы аш серкәсе белән 1 аш кашыгы водород перекисе кушылган катнашма әзерләргә кирәк. Аны таба өслегенә сөртеп, 10 минут тотасы. Соңрак агып торган суда яхшылап юып, чиста сөлге белән корытыгыз. Янган-көйгән тапларның эзе дә калмас.

 


Фикер өстәү