“Бәйрәмне куркып көтәбез”

Соңгы алты елда Татарстанда су басу буенча гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән. Тугыз ел буе урман янгыннарына юл куелмый.  Быелның 11 аенда янгында һәлак булучылар саны узган ел белән чагыштырганда кимегән. Бу хакта кичә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының еллык эшенә йомгак ясаганда җиткерделәр.

– Быел янгынга каршы махсус җиһаз куеп,  күп кенә күңелсез хәлләрне булдырмый калдырдык. Төтен исенә чыккан тавышны ишетеп, күршеләр, хәтта урамнан узып баручылар, фатирларга  кереп,  кешеләрне коткардылар. Безнең максат – әлеге җиһазларны куюны дәвам итү, – диде Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин. – Янгын очраклары һәм анда һәлак булучылар Түбән Кама һәм Лениногорск районнарында арта. Казанның Авиатөзелеш районында 6 кешенең һәлак булуы барыбызны да тетрәндерде. Әнә шундый хәлләр кимесен өчен дә бу җиһазны куйдыру кирәк.

Министр,  башкаларга үрнәк итеп,  Бөгелмә районының Зеленорощенский  авыл җирлеге башлыгы Денис Хикмәтовны китерде. Ул үзе дә залда иде.

– Район депутатлары ярдәме белән без  янгынга каршы 70 җиһаз алдык.  Аларны куйдык кына, озак та үтмәде,  бер йортта янгын чыкты. Шөкер, биш кешелек гаилә, тавышны ишетеп, гомерләрен саклап калды. Авылыбызда бер меңнән артык кеше яши. Безгә бу гына җитми әле. Киләчәктә  тагын  куячакбыз, – диде  Денис Хикмәтов.

Авыл җирлеге башлыгының теләге шундук кабул булды. Аны бу эше өчен мактап кына калмадылар, тагын 80 җиһаз алырга сертификат бирделәр.

Ә менә урманны ничек сакларга? Бу җәһәттән  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык вәкилләренә дә, урманчыларга да контрольне арттырырга кушты.

– Янгын хакында хәбәр бирүче җиһазлар белән эшләргә өйрәндек. Моны дәвам итәргә кирәк. Әмма бюджеттан акча бүленгәнен генә көтеп тормаска, һәр кеше үз якыннарын кайгыртырга тиеш, – диде ул.

Утырышта  министр Президентка  гозерләрен дә җиткерде. Баксаң, республикада урнашкан янгын-коткару частьлары искергән икән. Күбесе авария хәлендә. Рафис Хәбибуллин аларны дәүләт программалары ярдәмендә төзекләндереп булмасмы, ди. Актаныш районында һәм Казанның “Весна” торак комплексында янгын-коткару часте кирәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тернәкләндерү үзәге үзе ярдәмгә мохтаҗ.

Президент  төзелеш һәм төзекләндерү эшләре буенча  2021 елда махсус программа әзерләргә вәгъдә бирде.

– Быел республика зур чаралар кабул итә. Андагы куркынычсызлыкны тәэмин итүдә сезнең роль зур. Безнең күп эшләребез башка төбәкләргә үрнәк булып тора. Сәнәгать оешмалары да күп. Һәркайсында  куркынычсызлык буенча  эшләргә кирәк. Нинди генә бәла-каза булмасын, кеше гомерен коткару сезгә бәйле. Әйтик, юлдагы фаҗига вакытында да сезнең ярдәм кирәк, – ди Рөстәм Миңнеханов.

Президент 112 хезмәтенә дә игътибарлы булырга кушты.

– Кеше бу номерга  бик начар булганда шалтырата.  Тиз арада карар кабул итәргә кирәк. Ярдәм сораган кешенең гозере үтәлсен, – ди ул.

Министр Президенттан янгын сүндерүчеләрнең хезмәт хакын күтәрүне дә сорады. Хәзерге вакытта аларның уртача хезмәт хакы 24 мең сум икән. Яңа елдан бу санны 30–32 меңгә күтәрмәкчеләр. Президент хуплады.

– Безгә кешеләрне коткару мөһим. Узган ел  машиналар бирделәр. Күп авылларда су гидрантлары бар. Янгын чыкса,  20 минут эчендә урында  булабыз.  Алты районның авылларына хезмәт күрсәтәбез. Кеше бәйрәмдә ял итә, без исә куркып көтәбез, – ди  Саба районының янгынга каршы хезмәт отряды җитәкчесе Илдар Мөхәммәтшин.

Чарада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренең иң-иңнәрен тәбрикләп үттеләр. Алар арасында “ВТ” язмасы герое,  101 яшьлек Фәрәх Хәйретдинов та бар иде. Ул 1951 елдан  1995 елга кадәр  Синтетик каучук заводы каршындагы 13 нче янгын сүндерү частенда эшләгән. Фәрәх абый Президентның Рәхмәт хатына лаек булды.

Белеп торыгыз!

2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 9 гыйнварына кадәр республикада янгынга каршы көрәш режимы кертелә. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен физик затларга 2–4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15–30 мең, шәхси эшмәкәрләргә – 30–40 мең, юридик затларга  200–400 мең сумга кадәр штраф салына.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү