Сөйгәнем кавын сөя | ТЕСТ

Кешенең холык-фигыле аның кайсы яшелчә, җиләк-җимешне яратуына да бәйле икән. Һәрхәлдә, түбәндәге тест ярдәмендә әнә шуны ачыклап була. Сезгә фәкать бер сорауга гына җавап бирергә кирәк:

Кайсы яшелчә, җиләк-җимешне күбрәк яратасыз?

а) кыяр яки помидор;

б) карбыз яки кавын.

Алга таба үзегезгә туры килгән парны гына сайлап аласы кала:

Кыяр һәм кавын. Бу җавап күбрәк ир-атларга туры килә. Кыяр һәм кавын яраткан ир-атлар кыю, җитди булулары белән аерылып тора. Алар чит кеше йогынтысына бирешми. Бу төркемгә керүчеләр арасында хәмер белән дус булучылар да юк диярлек. Кыяр, кавын яратучы ир-ат сәяхәт итәргә ярата, спорт белән шөгыльләнә. Мондый ир-ат янәшәсендә хатын-кыз гомер буе җил-давылдан ышыкланып яшәячәк. Алар максатчан булулары, үз дигәненә ирешүләре белән дә игьтибарга лаек. Дөрес, кыяр-кавын төркеменә кергән ир-атның кимчелекләре дә юк түгел. Романтика яратмый ул. Шуңа күрә гүзәл зат сөйгәненең чәчәк бүләк итүе турында хыялланса, бу турыда аның йөзенә бәреп, ачыктан-ачык әйтергә туры киләчәк. Кыяр-кавын яраткан хатын-кызлар арасында исә җитәкчеләр шактый. Гаилә тормышында исә алар кечкенә бала белән бер. Ашарга пешерә, акча тота белмиләр, юу, өй җыештыру да аларга авырдан бирелә. Аның каравы алар сөйгәненә тугры һәм ышанычлы хатын була белә.

Помидор һәм карбыз. Әлеге төркемгә керүчеләр шат күңелле, актив. Аралашырга да яраталар. Дөрес, тиз кызып китүләре аркасында әңгәмәне бер мизгелдә бозып та атулары бар. Помидор-карбызга өстенлек бирүче ир-атлар тәмле итеп ашарга пешерергә ярата. Актив ял урынына диванга кырын ятып өйдә ял итүне өстен күрә алар. Әлеге төркемгә кергән гүзәл затлар исә хискә бирелүчән, гаилә җанлы булулары белән аерылып тора. Эчкерсезлек тә – аларның төп сыйфаты.

Кыяр һәм карбыз. Бу төркемгә керүчеләр – тынгысыз. Тыштан тыныч һәм сабыр кебек тоелсалар да, эчтә еш кына вулканнар ата. Андыйлар турында сөйләгәндә, тын күлдә җен бар, диләр. Алардан нәрсә көтәргә дә белмәссең. Кыяр, карбыз яратучы хатын-кыз исә беркайчан юк-барга тавыш чыгармас. Әмма үпкәсен җыеп бара торгач, көннәрдән бер көнне “шартларга” да мөмкиннәр. Әлеге төркемгә керүчеләр арасында иҗади кешеләр дә күп. Остап Бендер әлеге тестны узса, һичшиксез шушы төркемгә керер иде.

Кавынпомидор. Әлеге яшелчә, җиләк-җимеш тыныч, басынкы кешеләрнең күңеленә хуш килә. Зәвыклы булулары белән дә башкалардан аерылып тора алар. Кавын-помидор төркеменә кергән ир-атлар хатын-кыз кебек йомшаграк холыклы. Араларында рәссам, музыкантлар да очрый. Кавын, помидор яратучы хатын-кызлар исә тиз гашыйк булучан. Алар тугры, кайгыртучан хатын да була белә. Әлеге төркемгә кергән ир-атлар арасында исә эгоистлар күп.

Иң нык гаиләләр түбәндәге парлар арасында төзелә:

— “кавын-кыяр” ир-ат + “кыяр-карбыз” хатын-кыз;

— “кавын-помидор” ир-ат + “кавын-кыяр” хатын-кыз;

— “кыяр-карбыз” ир-ат + “помидор-карбыз” хатын-кыз;

— “помидор-карбыз” ир-ат + “помидор-кавын” хатын-кыз.

 

 


Фикер өстәү