Татарстанда 28 декабрь хезмәткәрләрнең язма ризалыгы белән генә эш көне була ала

31 декабрь урынына шимбә, 28 декабрьдә оешма хезмәткәрләренең язма ризалыгы белән генә эшкә җәлеп итәргә мөмкин. Бу хакта журналистларга Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры башлыгы Эльмира Зарипова сөйләде.

«422нче күрсәтмәдә бу Россия Хезмәт кодексының 113нче һәм 115нче маддәләрен исәпкә алып башкарылырга тиеш, дип күрсәтелгән. Оешма эчендә норматив акт төзелергә, анда җитәкче имза куярга тиеш. Бу эш хезмәткәрләрнең язма ризалыгы белән алып барылырга тиеш, беренчел профсоюз оешмасы булса, шулай ук аның ризалыгы белән», — диде министр.

Әгәр дә хезмәткәрләр үзләре 28 декабрьдә эшләргә теләк белдерсә, бу көнне алар кыскартылган график буенча эшләргә тиеш.

«Хезмәткәрләр үзләре 28 декабрьдә эшләргә теләк белдерсәләр, аларга да бу нормалар кагыла. Шул ук вакытта 31 декабрьдә бәйрәм алды көне булып торуына да игътибар итәсе килә, димәк, эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Вакыт нормасын исәпкә алып, эш бирүче 28 декабрьне хезмәткәрләрне эшкә җәлеп итәргә карар иткән икән, бу көн дә бер сәгатькә кыскартылырга тиеш», — дип өстәде Эльмира Зарипова.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика халкының 31 декабрьне ял көне дип игълан итү инициативасы буенча фикерләрен белү өчен Инстаграмда ачык тавыш бирүне башлап җибәрде. Республика халкы идеяне хуплады.

Татарстан җитәкчесенең Яңа ел алдыннан эш көнен 28 декабрьгә күчерү турындагы күрсәтмәсе дәүләт хезмәте хезмәткәрләренә кагыла. Моннан тыш, республика предприятиеләренә һәм оешмаларына 31 декабрьне хезмәткәрләр өчен ял көне дип игълан итәргә тәкъдим ителде. Бу хакта брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

"Татар-Информ" 

Фикер өстәү