«Исхакый музее Чистайга күчми, Сәйдәш музее ремонттан соң ачыла…»

Исхакый музее Чистайга күчми, Сәйдәш музее ремонттан соң ачыла, Сөембикә һәйкәле Казан Кремле биләмәсендә була алмый, опера сәнгатендә бөтен өмет – Шаһиморатова мәктәбендә. Болар хакында мәдәният министры журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.

Министр ел әйләнәсендә берничә тапкыр журналистлар белән очрашты һәм төрле сорауларга җавап бирүдән тыш, киңәшләр  дә сорады. “Мәдәният министрлыгы – иң ачык министрлык. Күбегездә кесә телефонымның номеры бар, сорап шалтыратыгыз, мәгълүматның чынбарлыкка туры килүе, бозылмавы, ялган кушылмавы кыйммәт”, – диде ул очрашуда.

Төп яңалык Чистай районының Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакый музеена кагылышлы иде. Чөнки аны район үзәгенә күчереп, туристик маршрутка кертү турында сүз күп булды. Бу җәһәттән министр музейны күчерүгә каршы булуын әйтте:

– Анда проект-смета эшләре төгәлләнеп  килә. Кистереп әйтә алам: мин музейны район үзәгенә күчерүгә каршы. Чөнки ул – шәхескә бәйле йорт кына түгел, шул җирлекнең тарихын чагылдырган бина да. Музейларны туристик маршрутка кертәбез, дип күчерү – дөрес гамәл түгел. Киресенчә, туристик маршрутны шушы музейларга яраклаштырырга кирәк.

Министр Сәйдәш музеенда ремонт эшләре төгәлләнүен дә хәбәр итте. Аның әйтүенчә, ул театр сәнгате үсеше ноктасына әверелергә мөмкин. Моның өчен Тинчурин театрын да файдаланып була.

Сүз уңаеннан, “Казан” милли-мәдәният үзәге бинасына Милли китапханә күченгәч, андагы музей юкка чыгачак дигән сүз чынбарлыкка туры килми. Китапханәдә дә күргәзмә зонасы калдырылачак.

Журналистлар Cөембикә һәйкәле урыны турында да сораштылар. Министр, урын әлегә сайланмаган, диде. “Һәйкәлнең авторы Камил Муллашев аны Казан Кирмәне биләмәсендә күрә. Ләкин без анда урнаштыра алмыйбыз, чөнки Кирмән – ЮНЕСКО саклавында. Аннан килеп, Казан Кремленең Сөембикәсе бар инде”, – диде Ирада Әюпова.

Милли опера сәнгатендә – бөтен өмет Альбина Шаһиморатова мәктәбендә. Якташыбызның опера сәнгате мәктәбе шушы көннәрдә  “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә ачылган иде. Министр әйтүенчә, якташыбызның шәкертләре Казанда җитәрлек, шуңа күрә әлеге мәктәп даими эш алып бара ала.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү