Казанда эшче яшьләр конгрессы эшчәнлеге башланып китте

Бүген Казанда эшче яшьләрнең “Татарстан киләчәген бергә төзибез” дип аталган конгрессы старт алды. Аның эшчәнлегендә республиканың төрле район-шәһәрләреннән 250дән артык делегат катнашачак. Алар арасында Татарстан киләчәгенә битараф булмаган эшче яшьләр – сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният, экология, урман хуҗалыгы, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәт күрсәтүчеләр бар. Конгресс кысасында катнашучыларга төрле остаханәләр, очрашулар оештырылачак, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге биреләчәк. Кичә әлеге чараның әһәмияте турында “Татар-информ”да сөйләштеләр.

Татарстанның предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге рәисе, Конгрессны оештыручыларың берсе Айдар Сәгытдинов белдергәнчә, конгресс өч көн дәвамында биш төрле юнәлеш буенча эш алып барачак. “Конгресс кысаларында 20 декабрьдә эшләүче яшьләр белән хезмәттәшлек буенча Координация советының беренче утырышы узачак. Аның составына республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары урынбасарлары, эре предприятие җитәкчеләре керәчәк. Советны Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов җитәкли”, — дип сөйләде ул. Чарада ел дәвамында активлык күрсәткән яшьләрне дә билгеләп үтәчәкләр. Конгресс барышында яшьләр үз проектлары белән чыгыш та ясаячак.


Фикер өстәү