ДРКБ табиблары яман шеш белән авырган баланы умыртка сөяге таркалудан саклап калган

Балалар республика клиник хастаханәсе белгечләре яман шеш белән авырган баланың умырткасы какшауны булдырмый калды. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сигез яшьлек кыз баш сөяге гистиоцитозы диагнозы белән ике ел дәвамында онкологта исәптә тора. Әлеге авыру сөяк системасын җимерә.

Көз көне баланың биле авырта башлый һәм аңа гел ятып торырга туры килә. ДРКБда компьютер томографиясе ясагач, табиблар гистиоцитоз аркасында умырткалыкның какшавын ачыклый.

Элек мондый диагнозлы пациентлар Мәскәү һәм Санкт-Петербург хастаханәләренә җибәрелгән. Әмма яңа кораллар һәм җиһазлар ярдәмендә мондый операцияләрне ДРКБда да ясый башладылар.

Операциядән соң кызның авыртулары беткән, ул үзлектән йөри башлаган. Киләчәктә пациентка махсус конструкция куярга туры киләчәк. Ул умырткалыклар арасында урнашачак һәм аларның оптималь халәттә тотачак.

«Мондый очраклар онкология авырулары, туберкулез вакытында, имгәнүләр булганда һәм травмалар нәтиҗәсендә пациентка дөрес дәвалау билгеләнмәгән булса очрый. Умыртка баганасы асептик некрозга, ягъни җимерелүгә дучар була», — диде ДРКБның травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков.


Фикер өстәү