Казанда юл йөрү бәясе артачак

2020 елның 1 гыйнварыннан транспортта юл йөрү бәясе арта. Бу хакта Татарстанның тарифлар буенча комитеты хәбәр итә. Әлеге яңалык җир асты транспортына кагылмый. Метрода йөрү шул килеш кала.

Казанда автобус, троллейбус, трамвайда йөрү бәясе 30 сум булачак. Транспорт картасы аша түләгәндә бәя 27 сумны тәшкил итәчәк. Элек 100 тапкыр йөрү хокукы бирүче проездной 1800 сум булса, хәзер 2000 сум торачак.

Исегезгә төшерәбез, автотранспорт хезмәте күрсәтүче оешмалар ярдәм хөкүмәткә сорап мөрәҗәгать иткән иде. Алар үзләренең кыен хәлдә калуларыннан чыгуның ике юлын күрсәтте. Беренчесе – ташламага ия кешеләрне йөрткән өчен компенсация күләмен 18 сумнан 27 сумга күтәрүне, икенчесе – юл йөрү бзәясен 40 сум итеп, тарнспорт картасы белән – 31, банк карталары аша 32-33 сум итүне сораган иде.


Фикер өстәү