Лаешта «ТАССР оешуның 100 еллыгы»на багышланган бәйге нәтиҗәләре игълан ителәчәк

Лаеш шәһәре Башкарма комитеты яңа елга биналарны, торак йортларны иң яхшы бизәүгә, шулай ук кардан яки боздан иң яхшысыннар ясауга конкурс үткәрде. Быел ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конкурста катнашучылар — барлык төр милектәге оешмалар һәм предприятиеләр, шәһәр кешеләре. Жюри биналарның, йорт хуҗалыкларының һәм аларга караучы территорияләрнең яктылык белән бизәлешен бәяләячәк.

Лаешта яшәүчеләрнең иң яхшы эшләре бәяләнәчәк. Бәйге нәтиҗәләре шәһәр чыршысын ачканда, 23 декабрьдә игълан ителәчәк. Бүләкләү дә шунда ук булачак.

Конкурсны Лаеш шәһәре башкарма комитеты оештырды.

«Кама ягы»

Фикер өстәү