«Мәдәният» илкүләм проекты буенча Татарстанда «Иҗади кешеләр» төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Аның ярдәмендә быел республиканың ун һәвәскәр иҗат коллективы 1 млн 750 мең сумлык грант алган.
Төбәк проекты кысаларында быел 9 балалар иҗаты фестивале үткәрелгән, 909 мәдәният хезмәткәре укытылган, 361 кеше «Мәдәният волонтерлары» программасына җәлеп ителгән.
Моннан тыш, Россия халыклары мәдәни кыйммәтләре турында федераль һәм төбәк музейларының 2 күргәзмә проекты оештырылган.
Шулай ук 3 киң колачлы фестиваль проекты гамәлгә ашырылган. Шул исәптән: Р.Нуриев исемендәге һәм Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара фестивальләр, төрки театрларның «Нәүрүз» Халыкара фестивале.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat