Африкада  “Шәмәрдән” коесыннан су эчәләр

Африканың сусызлыктан интеккән авылларында Татарстан хәзрәтләре ярдәме белән коелар казытыла башлады. Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүчеләр изге эшне дәвам иттерергә җыена. Бер кое кызыту бер мең доллар, ягъни 65 мең сумга төшә икән.

Мактану өчен түгел, сусыз яшәгән халыкның хәлен азмы-күпме җиңеләйтү өчен кылынган гамәл бу. Дамир хәзрәт Нигер дәүләтендә кое казытылган авылның исеме, анда күпме кеше яшәве белән дә кызыксынмаган. “Иң мөһиме – эчәрләренә су булсын”, – ди ул. Бу эшне күмәк көч белән башкарганнар. Барысы да моннан өч ел элек Шәмәрдән  бистәсе имамы, физкультура укытучысы Дамир Газизовның беренче тапкыр хаҗ кылырга баруыннан башлана. Менә шунда Африкадан килгән мөселман кардәшләрнең күп булуына исе китә аның.  Моңа кадәр андагы кайбер дәүләтләрнең суга тилмерүен, яшәү шартлары начар булуын интернет аша гына белсә, монда якынрак танышырга җай чыга. Менә шуннан соң, ничек ярдәм итәргә, дигән уй тынгы бирми.

– Без Рамазан аенда ураза тотучыларның кич, кояш баегач, суны ничек  көткәнен беләбез. Салкынымы, баллысымы, газлысымы… ниндиен телисең, шунысын эчү мөмкинлеге бар. Аларда исә берсе дә юк. Суның һәр тамчысы кадерле, – ди Дамир хәзрәт.  –  Кемнәрдер аны  челләдә 4–5 чакрымга барып, чират торып алып кайта, өйгә кайтканчы, ул кояш нурында эсселәнеп тә бетәдер. Анда көн уртасында уртача температура 35 градуска җитә. Бездә  суны бик иркен тоталар. Әгәр Африка халкы  безнең шланг белән машина юганны, бакчага мулдан су сипкәнне күрсә, тәмам аптырар иде. Аларның да кеше кебек эчәсе, яшисе килә бит. Шуңа күрә күңелдә кызгану хисе туды. Ә кое казытырга акчалары юк. Су – бер нәрсә, кайбер авылларында ут та юк.

Димәк, телевизор, телефон турында хыялланып та булмый. Балалар, фәкыйрьлектән интегеп, ачтан үлә. Кичке якта учак ягып, шуның яктысында дәрес әзерлиләр. Көндез халык кәсеп итә. XXI гасырда мондый хәлне күз алдына китереп тә булмый, элеккеге заманда яшәгән кебек тоела.

Корьәни Кәримдә, сез бер-берегезгә булышыгыз, мохтаҗларны сөендерегез, дигән. Хаҗдан кайткач, Дамир хәзрәт ярдәм итү юлларын эзли башлый. Сынаганы бар:  ниятләгән әйбергә Аллаһы Тәгалә барыбер юлын ача. Вәгазьләрнең берсендә бу мәсьәләне яхшы белгән мөселман кардәшләре белән таныша. Су, сәдака турында хәдисләрне яхшылап өйрәнә. Ураза алдыннан җомга намазларының берсендә мәхәллә халкына кое казыту тәкъдимен җиткерергә тәвәккәлли. “Ышанмыйча гына башлаган идек, бер ай эчендә бер коелык акча җыелды.  Кирәкле кешеләрне табып, акча күчердек. Ике ай эчендә кое да әзер булды. Аны казучылар, акчаның барып җитүен дәлилләү өчен,  төбәкнең исемен сорый. Эш беткәч, “Шәмәрдән авылы” коесының фотосын, видеосын җибәрделәр. Аларның сөенечләрен күреп, үзебез дә шатландык. Соңыннан, без дә катнашкан булыр идек, белмәдек бит, диючеләр дә табылды. Менә хәзер икенче проектны башладык”, – ди имам.

Хәзрәт шөкер итәргә куша, үзеңнән  соң нур, изге гамәл калдырырга чакырып, җәрия дигән өзелмәс сәдака турында да искә төшерде. Мәчет, күпер салдырасыңмы, дини китап язасыңмы, яхшы бала тәрбиялисеңме, башка гамәл кыласыңмы, бакыйлыкка күчкәч,  изге эшләрнең савабы иясенә ирешеп торачак. Тик бер шарты бар. Ул мактану, дәрәҗә өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен башкарылырга тиеш.

– Мәчет салдырырга мөмкинлек юк, китап яза алмыйбыз, әйтик, коены бергәләп казытып, күперне рәтләп була. Бу акчадан халык баемый да, ярлыланмый да. Су турында бер хәдисне китерәм. “Бик гөнаһлы бер адәм юлда бик нык әлсерәгән этне күреп, коега төшеп, аңа су алып эчертә. Этне үлемнән  коткарган өчен Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын ярлыкап, җәннәткә кертә”, – ди пәйгамбәребез. Бу әле эткә су эчерткән өчен, кешеләргә игелек кылу тагын да файдалырак булачак. Изге гамәлләребез үзебездән соң бер нур булып калсын, – ди Дамир Газизов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү