Киләсе елда 8 кыска эш атнасы булачак

2020 елда безне сигез кыска эш атнасы көтә. Кыскартылган эш атналары гыйнвар, февраль, март, апрель, май, июнь, ноябрь айларында булачак.

Яңа ел каникулларынан соң 2020 елның беренче эш атнасы иң кыскасыдыр, мөгаен. Чөнки анда 9 һәм 10 гыйнварда гына эшлисе булачак.
Аннан соң февральдә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, ял көннәре көтелә. Шул сәбәпле, эш атнасы кыскарып, 25-28 февральдә генә эшләячәкбез.

Киләсе елда Халыкара хатын-кызлар көне якшәмбегә туры килә. Шунлыктан, 9 март — дүшәмбе — ял итәчәкбез. Апрельнең соңгы атнасы да бер эш көненә кыскара, чөнки безне анда Яз һәм хезмәт бәйрәме, Җиңү көне көтә. Россия көне уңаеннан үткәрелә торган бәйрәм дә июньдә кыска эш атнасы вәгъдә итә.

Ноябрьдә дә Халыклар бердәмлеге көне атнаны икегә бүләчәк. Шул рәвешле, 2-3 ноябрьдә һәм 5-6 ноябрьдә эшкә чыгачакбыз, дип яза “РИА Новости”.

 


Фикер өстәү