Республикада ел саен 12,4 миллион кубометр чүп җыела

Чүп эшкәртү заводы кирәк! Полигоннарда урын юк. Түбән Кама районының Прости авылы янындагы чүплек башка янмаячак. Кар юк, димәк,   Иделдә тагын су кимергә мөмкин. Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков журналистлар белән очрашуда  экология проблемалары хакында әйтеп кенә калмады, аларны хәл итү юлларын да күрсәтте.

Түбән Кама районының Прости авылы янәшәсендәге чүплек берничә тапкыр янды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, аны “Чиста ил” илкүләм проектына керткәннәр. Яңа елдан чүплекне чистарту эшләре башланачак. Анда резин эшләнмәләр күп чыгарыла икән. Аларны җыеп, икенчел эшкәртүгә бирмәкчеләр. Авылдагы  елганы да чистартачаклар.

– Бу биләмә 1970 нче елларда “Түбән Кама “Шин” оешмасыныкы була. Бик зур ул. Чүплек 35 гектарга  җәелсә, саклау зонасы 72 гектарга җитә.  Тәртипкә китергәч, чүплек 30 гектарда гына калачак. Бу эшләргә 717 миллион сум акча бирелә. Янәшәдә парк ясарга ниятлибез. Ике ел эчендә бу эш төгәлләнер дип уйлыйбыз, – ди министр. – Полигонда  100–150 тонна көнкүреш калдыклары яну да атмосферага зур зыян сала. Әйтик, чүплек бер-ике атна яна икән, һавага  диоксин тарала. Андый янгынны сүндерү бик авыр. Самосырово чүплеге янганны искә төшерик, ул вакытта  Казан шәһәре төтен эчендә иде.

Полигоннарны куллану вакыты – 25 ел. Шушы вакыт үткәннән соң аның өчен яңа җир кишәрлеге кирәк. Казанда  исә 2021 елда барлык полигионнарның ресурсы  бетәчәк.

Казан полигоннары көн саен 1500 тонна каты көнкүреш калдыклары кабул итә. Бу һаваның сыйфатына зур йогынты ясый. Кайчак чүплекләргә махсус ут төртү очраклары да була.  Әгәр без алга таба да калдыкларны җыю һәм күмү белән шөгыльләнсәк, рекультивациягә, ягъни җир һәм су ресурсларын торгызырга  акча җитмәячәк. Казан янында яңа каты көнкүреш калдыклары полигоннарын урнаштыру өчен буш җир кишәрлекләре бетте диярлек, – ди Александр Шадриков.

Инде язганыбызча, республикада 2019 елда 21 полигон эшләүдән туктый, 2020 елда  –  11, 2021 елда 23 чүплек ябыла. 2022 елда чүп ташларга урын калмаячак. Шуңа да экологлар, чүп яндыру заводы кирәк, диләр.

– Хәзерге вакытта без Германиянең экология министры белән сөйләшүләр алып барабыз. Алардан  бәйсез экспертлар җибәрүен сорыйбыз.  Киләсе елда килешү төзербез дип өметләнәм. Казанда төзеләчәк заводны экспертлар тикшергәч, аның нәтиҗәләре халыкка җиткереләчәк, – диде министр. – Заводтан куркырга кирәкми. Бу җәһәттән   чит илләрне мисал итеп алыйк. Германиядә 70 чүп яндыру заводы эшли. Бездә төзеләчәк заводтан елына 0,046 мм диоксин чыгачак. Бу куркыныч сан түгел. Әлеге күрсәткеч даими контрольдә булачак.

Министр очрашуда бар халыкны борчуга салган Идел елгасына да   тукталды. Хәл әле дә мактанырлык түгел. Быел суның күләмен саклый алсалар да, киләсе ел өчен борчылалар. Бүгенгә кадәр кар булмавы да борчый экологларны. Җитмәсә, метеорологлар быел кар күп яумаячак, дип фаразлый. Димәк, дым  булмый дигән сүз.

– Бу ел җиңел булмады. Иделдә су биеклеге  яз көне 49,86 метрдан күтәрелмәде. Бары тик 10 июньгә генә 52,5 метрга менде. Су күтәрелүне күзәтеп тору өчен дүрт төбәктәге хезмәттәшләребез белән  ведомоствоара комиссия төзедек.  Бу юнәлештә эшне дәвам иттерәбез, – диде ул.

Александр Шадриков “Водоканал” торбалары астында 50 ел буена җыелган ләм кырларына да тукталды:

– Ләм басулары 100 гектарга җәелгән. Әлеге җирләрне торгызу өчен министрлык уннан артык технология белән танышты. 2020 елда Казанда ләмне эшкәртү термо-механик цехы ачылачак. Әлеге проект 1,5 миллиард сумга төште. Эшкәртелгән ләм шәһәр хуҗалыгы һәм сәнәгать өлкәсендә кулланылачак.

Казанның Утар бистәсендә ләм басуларын бетерү өчен “Экология” илкүләм проекты кысасында 4 млрд сум акча биреләчәк.

– Бистәдәге начар ис кайчак Казан үзәгенә кадәр барып җитә. Быел исне бетерү һәм бу җирләрне киптерү  эшләре башкарылган иде. Киләсе елга мондый  җирләрдән бөтенләй котылырга телибез. Эшлисе эшләр бик күп әле, – ди министр.

САН

Татарстанда чүп түгү урыннарының гомуми күләме – 530 гектар. Бу —  742 футбол кыры мәйданы.

Республикада ел саен 12,4 миллион кубометр чүп җыела.  Бу – 1100 биш катлы йорт биеклеге кадәр дигән сүз. Тәүлек саен 34 мең кубометр, ягъни өч биш катлы йорт күләмендә  көнкүреш калдыклары чүплеккә ташлана.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү