Табибларга яңача түләргә

Владимир Путинның матбугат конференциясеннән соң микрофоннар суынырга да өлгермәде, хөкүмәтнең социаль блогы хәрәкәткә килде. Хезмәт министрлыгы инде Хезмәт кодексына төзәтмәләр әзерли. Моннан соң федераль үзәк төбәкләргә хезмәт хакларын ничек теләсә, шулай билгеләү хокукын бетереп, эшләгәнгә түләүнең тармак системасын кертергә ниятли.

Искә төшерик: 2019 ел табиблар фетнәсе белән истәлекле булды. Әле бер шәһәрдә, әле икенчесендә, эшләгәнебез ашарга җитми дип, ак халатлылар эш ташлады. Конфликтка төбәкләрнең һәм үзәкнең Сәламәтлек саклау министрлыкларына катнашырга туры килде. Табибларның уртача хезмәт хаклары турында игълан ителгән рәсми саннар искитмәле иде: 79 мең сум алып, маена чыдамаган табибларга барыбыз да аптырадык. Дөрес, уртача хезмәт хакының ни икәнен беләбез инде. Баш табиблар һәм хастаханә администрациясендә эшләүчеләр кулга зур кашык тоталар, авыруларны дәвалап җәфа чигүче хирурглар, невропатологлар һәм башка белгечләр, көн-төн эшләп, юка акча янчыгы йөртәләр. Барысыныкын бергә кушып бүлгәч, түгәрәк кенә саннар килеп чыга. Тик баш табиб ашаганга, хирургның тамагы туймый бит инде. Хастаханә бунтлары нигездә менә шул сәбәпле килеп чыга. Аннан соң бер төбәктә уртача хезмәт хакы – 180 мең, икенчесендә 40 мең сумга да тулмый, ди. Ил буенча бүлгәч ярыйсы чыккан уртача хезмәт хакына фәкыйрь төбәкләрнең хәерче табиблары сөенә алмый. Ниһаять, бу гаделсезлекне матбугат конференциясендә  Путин да танырга мәҗбүр булды: баш һәм гади табибларның хезмәт хакы арасындагы гаделсезлекне бетерү кирәклеге турында өметле сүзләр әйтте.

Хөкүмәт белгечләре бүген яңа кагыйдәләр эшли. Алар гамәлгә кергәч, хезмәт хакын төбәк җитәкчеләре дә, баш табиблар да түгел, Мәскәү язган кагыйдәләр билгеләячәк. Һәрбер яңа онытылган — иске дип әйтәләр бит әле. Кайчандыр бюджеттагылар барысы да хезмәт хакын шулайрак алалар иде. Эшләгән эшеңнең күләменә карап, үз хезмәт хакыңны үзең исәпләп була иде. Эшләгәнгә яңача түләү кергәч, андый мөмкинлек бетте, җитәкченең күпме язасын белеп булмый башлады. Бер үк коллективта сөйкемле сөякләр белән сөйкемсезләре аерыла башлады. Кемнең күпме алганын да белеп булмый иде. Хезмәт министрлыгы яңадан һәркем өчен мәҗбүри кагыйдәләр кертеп, табибларның хезмәт хакын үтә күренмәле итәргә җыена хәзер. Шуннан соң төбәк белән төбәк, җитәкче белән түбән баскычта торып эшләүчеләрнең хезмәт хакы арасындагы зур аермалар бетәр дип көтелә.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү