Беренче урында – югалган сәләт турындагы әсәр

Татар театрының туган көнендә “Яңа татар пьесасы” бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Тантана яңа исем игълан ителүе белән истә калды. 

Әлеге бәйгедә катнашучы авторлар сәхнәдә куелмаган, матбугатта басылмаган пьесаларын тәхәллүс белән тәкъдим итә. Жюри авторның исемен белми.

Быел барлыгы 53 пьеса кабул итеп алынган, шулардан лонг-биткә 22се сайлап алынган, шорт-биткә – 7се.

Бәйгенең нәтиҗәсе турында саннар сөйли. Шулай итеп,  2003 елдан бирле 110 артык пьеса 14 том булып басылып чыккан. Җиңү яулаган 30лап пьеса төрле театрларда куелган.

Быел Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә Айгөл Әхмәтгалиева лаек булды. Кызыксындыру бүләкләре Илсөяр Ихсанова, Гөлсинә Хәмидуллина, Илфак Ибраһимов, Зөлфәт Хәкимгә бирелде.

Зөлфәт Хәкимнең “Янгын” пьесасы өченче урынны алды. Икенче премиягә Илгиз Зәйнинең “Чия тавы” әсәре лаек булды. Беренче премия исә театр драматургиясендә яңа исем ачты.  Аңа “Сагынырсызмы?” пьесасы белән 35 яшьлек Артур Шәйдуллин лаек булды. Әлеге әсәр көнкүреш ыгы-зыгысында  гади могҗизаларны күрү сәләтен югалту турында.

– Белемем буенча мин – юрист. Пьесаларны 2016 елдан яза башладым. Шул ук елны беренче пьесам “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Шуннан проза жанрыннан драматургиягә күчтем. Гәрчә “Долгая дорога к солнцу” (“Кояшка юл”), “Шрамы на сердце” (“Йөрәк яралары”) романнары үз укучысын тапты. Бу әсәрләр тулаем фантастика жанрында. Прозадагы кайбер элементлар драматургиягә дә күчте, – дип сөйләде үзе турында автор.

– Мондый бәйге бездән кала башка җирдә үткәрелми дип беләм. Хәер, без оештырганнан соң, файдасын күреп, Башкортстанда да үткәрделәр. Ул бәйгедә татар егете Мансур Гыйләҗев җиңде. Мариларда, мордваларда, чуашларда мондый бәйге бөтенләй юк. Анда туган телләрендә язучы драматурглар да бүген юк дәрәҗәсендә, спектакльләр башлыча русча уйнала. Бездә исә “Яңа татар пьесасы”ның чишмә башында торучылар – мәрхүм Шамил Закиров, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, нәкъ менә шуңа борчылып, драматургия бөтенләй саекканчы дип, эш башлап җибәрделәр. Мин аны театр үсеше өчен бик зур этәргеч дип саныйм. Туфаннар китте, өлкән драматургларның кайсылары иҗат итүдән туктады, бу эшкә яшьләрне тартырга, аларны кызыксындырырга кирәк. Монда төп җиңүчеләрдән тыш, кызыксындыру премияләре дә каралган. Файдасы бар. Бу очракта мин Илгиз Зәйнине күз алдында тотам. Аның пьесалары бөтен театрларда диярлек куела, – дип аңлатты бәйгенең әһәмиятен педагог, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү