Илсур Метшин укучыларны олимпиадаларга әзерләүдә финанслауны арттырырга вәгъдә итте

Казан Ратушасында Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары һәм югары уку йортлары ректорлары белән очрашты. Әңгәмәнең модераторы — КФУның Бутлеров исемендәге Химия институтының 4нче курс студенты Булат Курамшин. Элек Укытучылар көнендә ул шәһәр башлыгына мөрәҗәгать итеп, «тере диалог» уздырырга тәкъдим иткән иде.

«Бу укучыларны мэр ярдәмендә югары уку йортлары белән бәйләү өчен яхшы мөмкинлек, әлегә олимпиада җиңүчеләренә югары уку йортлары белән элемтә җитми, ул исә тагын да нәтиҗәлерәк әзерләнү өчен кирәк», – дип аңлатты журналистлар белән сөйләшкәндә әңгәмәнең модераторы.

Очрашуда 50гә якын өлкән сыйныф укучысы, 15ләп югары уку йорты ректоры, КФУ институтлары директорлары, шәһәр районнары башлыклары һәм мәктәп педагоглары катнашты.

«Мондый очрашуга мин бик шат. Без бүген диалог форматында ничек яшәвебез, ничек шундый нәтиҗәләргә ирешүебез һәм без бергәләп тагын да зуррак нәтиҗәләргә ничек ирешү мөмкинлеге турында сөйләшергә телибез», – дип сәламләде җыелучыларны мэр.

Әңгәмә барышында укучыларның олимпиадаларга әзерлек өчен югары уку йортлары лабораториясенә керү мөмкинлеге, башка шәһәрләргә җыеннарга бару һәм белгечләрне чакыру, шулай ук башка проблемалар күтәрелде.

«Без кайсы өлештә, мәктәпләр бюджеты кайсы өлештә катнашачакны караячакбыз. Әмма шәһәр бюджеты чыгымнарын олимпиадаларда катнашучыларга ярдәм итү өчен арттырырбыз дип вәгъдә бирәм», – диде Илсур Метшин.

«Татар- Информ»


Фикер өстәү