Мәскәү татарлары Штабы ТР Президентын сайлауга Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итә

Мәскәү татарлары Штабы Татарстан Президентын сайлауга Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итәргә җыена. Бу хакта штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Рөстәм Ямалиев әйтүенчә, бу штабтагы аксакаллар фикере. Алар пәнҗешәмбе көнне җыелачак һәм бу фикерләрен инде рәсми рәвештә кабул итәчәк.

«Штабтагы Аксакаллар шурасында профессорлар, генераллар, Россия геройлары бар. Алар киләсе елда узачак Президент сайлавында Миңнеханов кандидатурасын күрсәтергә дигән фикер әйтте. Без пәнҗешәмбе көнне җыелып, шул хакта сөйләшәчәкбез. Аксакалларның берничәсе Рөстәм Миңнеханов яшь чакта шәхсән таныш булган. Алар аның кандидатурасын яклый», — диде ул.


Фикер өстәү