Россия Хөкүмәте Зәй ГРЭСын яңартуны хуплады

Электр энергетикасы буенча Хөкүмәт комиссиясе «Татэнерго» составындагы Зәй ГРЭСын яңартуны хуплады. Бу хакта «Ведомости» газетасы яза.

Вице-премьер Дмитрий Козак катнашындагы комиссия утырышында ГРЭСтагы бер энергоблокны реконструкцияләүне 2025 елда яңарту күздә тотылган станцияләр исемлегенә кертү турында карар кабул ителде. Блокның егәрлеге 850 мегаватт тәшкил итә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путинга модернизация проектын хуплау үтенече белән хат юллаган иде. ГРЭСны яңартмаган очракта, тиешле нәтиҗә бирмәү сәбәпле, «Татэнерго» аны эксплуатацияләүне туктатырга мәҗбүр булачак.

Бу очракта Россиянең Европа өлешендә һәм Уралда электр энергиясенең бәясе 1,69 процентка артачак һәм бу кулланучыларның 12 миллиард сумнан артык акчасы югалуга китерәчәк.

«Татэнерго» 11 искергән блокны ике пар-газ җайланмасына алыштырырга ниятли. Проектның бәясе 47 миллиард сум тәшкил итә.


Фикер өстәү